tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарда IV «Нижгарбикә» бәйгесе
Нижгарда IV «Нижгарбикә» бәйгесе

Нижгарда IV «Нижгарбикә» бәйгесе

22 сентябрьдә «Нигеземә кайтып барам» өлкә проекты кысаларында Сергач районы Кучкай Пожары авылында Түбән Новгород өлкәсенеӊ татар районнарыннан татар хатын-кызларыныӊ II Җыены узачак.

Программа бай һәм эчтәлекле итеп төзелгән.

Җыен вакытында «Нигеземә кайтып барам» проекты конкурслары буенча иӊ яхшы эшләр күргәзмәсе эшләячәк, Татарстан Республикасының милли мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре белән фольклор буенча мастер-класслар узачак, ТР ныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында  «Татар шигъриятендә Ана һәм хатын-кыз образы» исемле түгәрәк өстәл оештырылачак. Һәм төп чара – авыл хатын-кызлары арасында районара IV «Нижгарбикә» бәйгесе.

фото: syuyumbike.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*