tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарда «Татар мәдәнияте көннәре» узды
Нижгарда «Татар мәдәнияте көннәре» узды

Нижгарда «Татар мәдәнияте көннәре» узды

Ничек кенә булмасын, тормыш алга бара. Карантин да, авырулар да, бик еш килеп торган үлем хәбәрләре дә көндәлек тормышны туктата алмый. Шунысы гына бик кызганыч, бик күп планнар тормышка ашмады, чаралар уздырылмады, яисә аларны ярты-йорты гына, бик аз санлы тамашачылар, катнашучылар белән генә уздырырга калды. Ә күпчелеген, әле алдагы көнгә өметләнеп, кичектереп торырга туры килә.

Шулай да, катлаулы ситуация урнашуга карамастан, үткән елда  мәдәни чаралар уздырылып торды. Әлбәттә, элекке кебек иркенләп, курыкмыйча, 200ләп үзешчән артист, 500әр йөз тамашачы җыеп, милли фестивальләр уздыру хыялда гына әлегә. Сабантуйны да, ничек кенә өметләнсәк тә, уздырып булмады. Аларны башкачарак сыйфатта, булдыра алганча оештырырга туры килде. Русча әйтсәк, эшебезне «казнить нельзя помиловать» дигән шартларда алып барырга мәҗбүр булдык. Ә иӊ кызганычы, якын киләчәктә дә шулай булырга охшаган.

Районара «Ак калфак» оешмасы активистлары белән уздырылган «Дни татарской культуры в Нижегородкой области» проектыбыз да ел ахырында бик авыр шартларда узды. Татарлар күмәк яшәгән районнарда мәктәпләрдә, клубларда җыелырга ярамый, шәhәрдә дә рәсми рөхсәт юк иде нинди дә булса фестивальләр, күмәк чаралар уздырырга. Әле ярый, безнеӊ онлайн конкурсларда балалар актив катнашып киттеләр. Иӊ күӊеллесе, балалар белән бергә әти-әниләр, тәрбияче hәм укытучылар да коллективлары белән катнаша башлады. Нинди генә рәсемнәр, кул эшләре, фотолар килмәде! Сафаҗай, Петрякс, Кочко-Пожар, Камка, Яндавишча балалары аеруча матур эшләр тапшырды. Гомумән, яздан бирле барча конкурсларда да нәкъ менә авыллар актив катнашты, Дзержинск, Бор hәм Түбән Новгород шәhәрләре дә якта калмады. Менә бит нинди заман килде, шул чараларда катнашканнарга бүләкләрен, сувенирларын hәм Дипломнарын да тантаналы шартларда тапшыру үзе бер проблемага әйләнде. Әкренләп аларны ел башында узачак чараларда тапшырып бетерербез дип өметләнәбез.

Дзержинск шәhәреннән бу бәйгеләрдә катнашкан төрле яшьтәге 18 бала бүләкләрен алды инде. Шул ук шәhәрдән «Чаткылар» ансамбле 25 декабрьдә йомгаклау фестивалендә дә катнаштылар. Соӊгы вакытта алар белән тыгыз эшлибез, бергә булганда яшьләргә аеруча кызык, аралашалар да, рәхәтләнеп бииләр-җырлыйлар да.

Шул ук «Татар мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында бию-җыр буенча мастер-классын Түбән Новгород hәм Дзержинск шәһәрләренең бала-үсмерләрен җыеп, авылга махсус алып барып уздырдык. Өлкә татар автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Динара Халилова, Дзержинск автономиясе башкарма директоры Зөhрә ханым Абдулина, «Туган як моӊнары» ансамбле җитәкчесе, җырчы-баянчы Дамир Фейсханов, баянчы Ринат Жиһаншин бер төркем яшьләр белән «ду китереп», чын “аулак өй” ясадылар. Апалары аларны татар халык биюләренә өйрәтсә, Ринат белән Дамир баянда уйнап, әле җырлаттылар да үзләрен. Чын татар авылы йортындагы кебек почмакта мич, андагы ашлы чуен, тукылган паласлар, милли киемнәр – барысы да узган гасырдагы авыл кичләрен хәтерләтте. Шул ук вакытта балалары белән бергә килгән әниләре милли ризыклардан торган табын да кордылар. Шул табын артында көлке-шаярулар белән бик матур аралашу да барды. “Аулак өй”не фильм итеп төшереп алу аеруча кызык булды. Яшьләргә, үсеп килуче балаларга менә шундый чаралар бик кирәк, аларга кызык икәнен тагын бер кат яхшы аӊладык бу көнне. Рус телендә генә аралашкан, «папа-мама» дип теле ачылган балаларны шулай тамчылап булса да телебезгә, милләтебезгә, динебезгә тартсак, әле татарлыгыбызның  югалмавына  өмет бар.

Мондый чараларны тагын да уздырабыз дип планлаштырсак та, әлегә 15-20 кешедән артык ярамый шул җыелырга. Качып-посып уздыру да инде күӊелгә тия, җаваплылыгы да бик зур. Шундый чакта балалар бакчалары ярдәмгә килеп, алар да балалар арасында милли орнаментлар кисү, буяу буенча мастер-класслар уздырдылар. «Ак калфак»ның Вотсаптагы төркеменә бик күп фото-видеолар килде милли ашлар пешерү hәм тегү-чигү эшләре буенча. Аллаһы бирсә, берсен дә калдырмыйча, hәрбересенә «Татар мәдәнияте көннәрендә катнашучы» Дипломы, махсус чыгарылган, Нижгар татарларыныӊ мәдәни тормышы» дигән бик күп фотолы 2021 елгы календарь hәм сувенирларны тапшырып бетерербез. Жюри билгеләгән эшләр өчен призлар да ияләрен көтә.

Татарларныӊ Федераль автономиясе белән берлектә милли эшләр буенча Федераль агентство ярдәмендә «Нижгарда татар мәдәнияте көннәре» фестиваль белән тәмамланды. Анда узган еллларда гөрләп уза торган халык авыз иҗаты фестивальләре җиӊүчеләре, «Туган як моӊнары” ансамбле катнашты. Шулай ук татарларны бәйрәм белән котларга азәрбайҗан, чегән, әрмән рус халыклары оешмалары җитәкчеләре килгән идее, бүләккә үзләренеӊ иҗади төркемнәренеӊ чыгышларын да тәкъдим иттеләр. Ул көнне аеруча киртәләр күп булса да, бәйрәм күӊелле узды. Диния нәзарәте рәисе, 10 ел дәвамында автономияне җитәкләгән Гаяз хәзрәт Закиров бәйрәмне ачып, Нижгар җирендә халык өчен бик күп эшләр башкарган, ел азагында бер-бер артлы вафат булган Yмәр хәзрәт Идрисов, Марат Кадыйр улы Юнисов, Роза Усман кызы Хәйретдиноваларны искә алып, аларныӊ мәдәниятне, динне саклап калуга керткән хезмәтләрен билгеләп үтте. Сүз уӊаеннан, киләсе юбилейлы унынчы фестиваль, Аллаһы бирсә, безнеӊ арабыздан киткән, телебезне, мәдәниятне, тарихны торгызуга hәм саклап үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланачак, бары тик хәлләр генә уӊай якка үзгәрсен дә, курыкмыйча күпләп җыелырга, бәйрәмнәр оештырырга ярасын иде.

Безнеӊ барча чараларда катнашып килгән балаларга, олыларга, коллективларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Кемнәрне булса да онытканбыз икән, яисә башка сораулар булса, белдерегез, языгыз. Очрашулар, уртак бәйрәмнәр, күӊелле хәбәрләр генә ишетергә язсын иде барыбызга да.

Шулай ук барча якташ-милләттәшләрне, аккалфакчы ханымнарны Яңа ел белән котлыйм, дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз имин, якыннарыбыз исән-сау булсын, бар эшләребез уңып торсын иде.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

Нижгар татарлары автономиясе башкарма директоры.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*