tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгардагы «Ак калфак» – I Халыкара “Җәлил укулары»нда катнашты
Нижгардагы «Ак калфак» – I Халыкара “Җәлил укулары»нда катнашты

Нижгардагы «Ак калфак» – I Халыкара “Җәлил укулары»нда катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Мәдәният Министрлыгы белән берлектә I Халыкара “Җәлил укулары» шигырь сөйләүчеләр бәйгесе игълан итте. Түбән Новгород өлкәсе татарлары – нижгарлар да Татарстан, конгресс уздырган барча чараларда катнашырга тырышалар. Муса Җәлилгә килгәндә, безнеӊ өлкәдә РНКАТНО – татарларныӊ Миили-мәдәни автономиясе инде 4 ел дәвамында «Нигеземә кайтып барам» проекты кысаларындагы 5 бәйге арасында Җәлилгә багышланган бәйге дә уздырып бара.
Әлеге чараны уздыруның төп максаты — Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

«Җәлил укулары»н өлкәбездә РНКАТНО каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы активисткалары аша тормышка ашырырга булдык. Аны беренче булып 24 нче ноябрьдә Спас районы Татар Моклокасы урта мәктәбендә иӊ актив хатын-кызларыбызныӊ берсе, бик чараларда укучыларын катнаштыручы, татар телен саклап калуга зур өлеш кертүчеләрнеӊ берсе – татар теле укытучысы Галия ханым Кутерова башлап җибәрде.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:

  • М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару
  • М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару
  • Җәлил турында Сынлы сәнгать

Татар Моклокасы мәктәбендә чарада катнашкан һәр укучы Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән бәяләп, яшь аермалыклары буенча җиңүчеләрне билгеләде. Шулай итеп, “Муса Җәлил әсәрен татар телендә башкару” номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Кукаева Җәмилә, “Муса Җәлил әсәрен рус телендә башкару” номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Салимжанова Галия җиңүче дип табылдылар.

Атап узган укучылар башкаруында шигырьләр яздырылган видеолар Татарстанга җибәрелә. Безнеӊ укучыларыбыз анда да призлы урыннарга ия булыр дип ышанабыз.
1 декабрьдә Җәлил укулары Пилнә районы Сафажай авылы hәм Кызыл Октябрь районы Пашат башлангыч мәктәбендә дә узды.

P.S. Хәзерге вакытта «Җәлил укулары»на районара «Ак калфак» активистлары, Дзержинск шәhәрендә «Ак калфак» хатын-кызлары, «Ихсан» якшәмбе мәктәбе укучылары hәм РНКАТНО каршындагы яшь активистлар арасында да әзерлек бара.

“Нижгар татарлары”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*