tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскта «Моабиттан дәфтәр. Муса Җәлилнең соңгы батырлыгы” интерактив музее булдырылачак
Нижневартовскта «Моабиттан дәфтәр. Муса Җәлилнең соңгы батырлыгы” интерактив музее булдырылачак

Нижневартовскта «Моабиттан дәфтәр. Муса Җәлилнең соңгы батырлыгы” интерактив музее булдырылачак

Нижневартовск “Мирас” Татар милли-мәдәни автономиясенең Нижневартовскта «Моабиттан дәфтәр. Муса Җәлилнең соңгы батырлыгы” интерактив музеен булдыру инициативасы  РФ Президенты грантына ия булган. Татар халкының бөек улы, шагыйрь Муса Җәлилнең  тормышына, иҗатына һәм Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыгына багышланган проектны тормышка ашыруга  500 мең сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Тәкъдим ителгән проектның нигезендә ике залны зоналарга бүлү:

  • Мәгълүмати-күргәзмә залы үз эченә китапханәне, Бөек ватан сугышында герой-татарлар турындагы киңформатлы стендларны һәм арт-объектларны алачак. Грант акчаларына  залга сенсорлы мәгълүмати киосклар сатып алу ниятләнә. Алар экспонатлар турында мәгълүмат, электрон китаплар, Муса Җәлил музейларына виртуаль экскурсияләр һәм турлар, аудио һәм видеоматериаллар, тарихи квестлар белән тулыландырылачак.
  • Интерактив зал үз эченә концлагерь әсирләрен тоту шартларын чагылдырган Моабит төрмә камерасының реконструкциясен алачак.

Проектның социаль партнерлары арасында: Татарстанның Милли музее, “ТатСтройМонтаж» . Төп социаль партнер исә Нижневартовскның Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йорты. Интерактив музей үзәк базасында гамәлдә булган хәрби һәм езмәт даны музей комплексын тулыландырып торачак.

Шул рәвешле, Нижевартовск шәһәрендә тагын бер заманча иҗтимагый объект барлыкка киләчәк. Музей мохите тарихи, хәтер, патриотлык формалаштырырга һәм тәрбияләргә, мәдәни мираска якынаерга, үсеп килүче буынны рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, быелның апрель аенда Нижневартовскның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Әлеге чарада Нижневартовскта эш сәфәре белән булган Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*