tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскта татар мәдәнияте көннәре
Нижневартовскта татар мәдәнияте көннәре

Нижневартовскта татар мәдәнияте көннәре

20-21 апрель көннәрендә Нижневартовскта матур бер гадәткә кергән чираттагы Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Быелгы чаралар Нижневартовск шәһәренең “Мирас ” Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеена багышлап оештырыла.
Татар мәдәнияте көннәренең бәйрәм концертында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Тантаналы чара 20 апрель көнне 19:00 сәгатьттә Нижневартовск шәһәренең Сәнгать сараенда узачак. Керү чакыру билетлары буенча.
Нижневартовскта Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның катнашуы да көтелә. Әлеге сәфәр кысаларында ул шулай ук тагын бер төркем чараларда катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*