tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нократ” газетасыннан: “Гаилә – җылы бишек”
“Нократ” газетасыннан: “Гаилә – җылы бишек”

“Нократ” газетасыннан: “Гаилә – җылы бишек”

Гаилә – һәркем өчен кайтып сыеныр җылы бишек тә, иң ышанычлы олы таяныч та ул. Гаилә тату, бердәм булганда, тормыш мәшәкатьләре дә уртак хәл ителә, шатлык-сөенечләр дә бергәләп үткәрелә.

Гомер буе аңлашып, тыныч, матур яшәүче гаиләләргә карыйсың да, күңел куана, гомерләрен үкенечсез үткәргән тиң парларның бәхетенә сокланасың. Уразбахты авылы элек-электән үзенең тырыш кешеләре белән данлыклы булган. Шуларның берсе – Юнысовлар гаиләсе. Тигез һәм тырыш гаилә тагын бер зур шатлык кичерә. Йорт хуҗабикәсе Миләүшә ханым үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Гаиләдә алар 3 бала үсәләр. Өчесе дә үзләренең уңганлыклары, тырышлыклары белән аерылып торалар, җырлыйлар, Миләүшә мәктәптә балаларга белем бирүче, телебез сакчысы булып торса, Рафис Уразбахты (Татарстанның Мамадыш районындагы авыл – ред.) халкына бер дә моңаерга ирек бирми, җырлый, ә Инсаф район мәдәният йортының алыштыргысыз хезмәткәре: җырлый да, бии дә. Кыскасы, өчесе дә халыкка, җәмгыятькә файдалы хезмәт иткәннәр.

Миләүшә һәр укучысына укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәткән, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләгән. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытуның нәтиҗәлелеге югары уку йортларында шушы фәннәрдән имтихан бирүченең җавапларында, олимпиада эшләрендә чагылыш таба. Укытучының бәхете – укучыларында. Ул да укучыларының үзенең юлын сайлауларын күреп, сөенеп туя алмый. Ике дистәгә якын укучысы татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме белгечлеге юлын сайлады.

Бик әйбәт гаилә алар. Миләүшә сыман ачык, кунакчыл хуҗабикәләр сирәк, гозерең төшсә уңасың. Уразбахтыда мәктәп ачылгач ук эшкә керешеп, ябылганчы шунда эшләде. Балалар саны кимеп беткәч мәктәпне яптылар, дип тик ятмады. Хат ташучы булып эшләде. Каенана, дип әйтмәде, әни, дип өзелде… Эшеннән дә каенанасы, дип кенә ките. “Ак калфак“ татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Уразбахты җирле бүлекчәсен җитәкли.

Миләүшә белән Нәфис икесе дә Уразбахты авылыннан, беренче хисләр, мәхәббәт тойгылары да әнә шул мәктәп елларында бөреләнгән. Һәм менә аларның бергә гомер кичерүләренә дә инде 26 ел вакыт үтеп киткән. Нәфисне эшмәкәр, дип әйтүләре генә ансат, фермерлык хезмәтен оештырып, җайлап җибәрүләре рәхәт булмагандыр. Әле бит аннары да, су өстендәге кораб сыман, һаман йөзүдә булырга, штурвалны нык тотарга кирәк. Әти-әнисенең нигезен ташламаган, туган йортына тугры калган. Шушы дәвердә җитеш, матур тормышта яшәп, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары

Фәнис Казанда юридик институт бетерде. Кызлары Венера КГМУда педиатрия бүлегендә укый. Хәзерге вакытта 6нчы курста. Уку арасында ДРКБда хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*