tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нократ моңнары” фестивалендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар
“Нократ моңнары” фестивалендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар

“Нократ моңнары” фестивалендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар

31 март көнне Киров өлкәсендә VII “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-бәйгесендә татар халкының милли-мәдәни мирасы белән таныштырганнар. Фестиваль-бәйгедә Коми, Татарстан, Марий Эль һәм Киров төбәкләре катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Киров өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Лилия Әсхәтдинова хәбәр итте.

“Бу бәйрәмебез елдан-ел популярлаша бара. Быел күрше төбәкләрдән дә күп кенә катнашучыларыбыз килде. Безнең бар булган милли-мәдәни мирасыбызны яшьләргә биреп калдырасы килә. Алар безнең эшебезне дәвам итәр дип өметләнәбез. Безнең фестивальнең үзенчәлеге дә шул – бездә яшьләр күп катнаша”, – диде Киров өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Язилә Әсхәтдинова.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әлеге бәйгедә жюри әгъзасы буларак катнашкан.  Ул яшьләрнең күп катнашуын билгеләгән.

Фестиваль-бәйгенең максатлары:

– Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче халык белән тыгыз эш алып бару;
– Яңа талантлар ачу;
– Яшьләргә татар милләтенең бар матурлыгын күрсәтү.

Фестиваль-бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Киров өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте, Киров өлкәсенең халык иҗаты йорты һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/02/161189/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*