tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскиның татар балалары ансамбле диплом яулады
Новосибирскиның татар балалары ансамбле диплом яулады

Новосибирскиның татар балалары ансамбле диплом яулады

“Мирас” татар балалары ансамбле (җитәкчесе Людмила Гиндулина) милли мәдәниятләрнең “Новосибирск – дуслык шәһәре” исемле XII бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды. Ансамбль Сара Садыйкованың “Россиям” һәм Тукай шигырьләренә язылган “Туган тел” җырларын башкарды.

диплом новосибирск“Мирас” ансамбленең туган көне итеп 2013 елның 12 апрелен санарга була. Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге каршында эшләүче татар сәнгате студиясенә һөрүче балалардан туплан вокаль группа ул көнне “Себер йолдызлары” дигән VII төбәк фестиваль-конкурсында беренче мәртәбә чыгыш ясады.

Бүгенге көндә ансамбльнең репертуарында – татар халык җырлары, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев кебек татар классик композиторларының, Резидә Ахиярова, мәскәүле Зөлфия Рәүпова, яшь иҗатчы Алсу Сөнгатуллина әсәрләре. Балалар җырларны берничә тавышка җырларга өйрәнә. Моның өчен ансамбль җитәкчесе Людмила Гиндулина танылган хормейстер Марат  Яхъяев эшкәртмәләрен куллана.

Ансамбльгә 15 ләп бала ике төркемгә бүленеп йөри. Иң кечкенәсенә – 5, иң олысына 14 яшь, дип хәбәр итте Людмила Гиндулина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*