tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсендә “Чад татарлары утары” ачылды
Новосибирск өлкәсендә “Чад татарлары утары” ачылды

Новосибирск өлкәсендә “Чад татарлары утары” ачылды

“Чад татары утары” милли мәдәни-тарихи музей комплексы Обь елгасы ярында Новосибирск өлкәсе Колыван районы Йорт – Ора авылында ачылды. VIII гасырда Себер татарлары яшәгән урынны милли музей буларак торгызу эше 2016 елда башланып киткән иде.

Йорт – Ора авылы  музей комплексы концепциясе буенча туристлар музейдан кала чад татарларының көнкүреше белән таныша ала, Обь елгасында һәм Киндер – Кул күлендә балык тотып, атларга атланып йөрү мөмкинлеге булдырылган; агачны уеп ясалган көймәне ничек ясауларын күрә ала.

 Йорт – Ора авылы күптән түгел археологик һәйкәл буларак танылды. Анда Себер татарлары VIII гасырдан башлап яшәгән  борынгы шәһәр урынында урнашкан. Бу урын Новосибирск өлкәсендә тарихи, этнографик һәм археологик яктан мәдәни мирасларның бергә тупланган урын буларак билгеле. Әлеге авылда элек-электән килгән Себер татарлары – чадлар яшәгән. Этнос XVI гасырдан Новосибирск Обь буенда формалашкан.

Шунысын ди искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсенә 2018 елның февраль аенда кылган эшлекле сәфәре барышында Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашкан иде.  Әңгәмә барышында Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең бина мәсьәләсе күтәрелде, губернатор мәсьәләне уңай хәл итү өчен күрсәтмәләр бирде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру, турындагы инициативалар, шулай ук Новосибирскидан 65 км ераклыкта урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләренә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен җиткергән иде.

Белешмә: Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.

Фото: sib-science.info

atas.info

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*