tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарлар Федераль Сабан туена әзерлек эшләрен башлый
Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарлар Федераль Сабан туена әзерлек эшләрен башлый

Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарлар Федераль Сабан туена әзерлек эшләрен башлый

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсендә эш сәфәрендә.

Бүген ул Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән, Себер федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло белән очрашу уздырды. “Чат татары утары” милли мәдәни-тарихи музей комплексы белән танышты. Тарихи “Ихлас” мәчетендә булды.

Шулай ук көн дәвамында Милли шура рәсе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсендәге татар оешмалары җитәкчеләре һәм татарлар белән очрашты. Очрашуда “Татар халкы үсеше стратегиясе” турында фикер алыштылар. Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессында стратегик документка кагылышлы тәкъдимнәр кабул ителүе турында искәртеп узды, БТК тарафыннан уздырыла торган проектлар турында сөйләде.

Хәбәр итүебезчә, бүген Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән 2019 елда Федераль Сабан туен Новосибирск шәһәрендә уздыру турында килешү төзелде. Васил Шәйхразиев Татарстанның әлеге зур чарага әзерлек эшләрендә җирле татарларның актив эшчәнлегенә өметләнүен ассызыклап үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*