tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә XlX Федераль Сабантуйга әзерлек хакында сөйләштеләр
Новосибирск шәһәрендә XlX Федераль Сабантуйга әзерлек хакында сөйләштеләр

Новосибирск шәһәрендә XlX Федераль Сабантуйга әзерлек хакында сөйләштеләр

Новосибирск шәһәрендә XlX Федераль Сабантуйны үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Анда  Татарстан Премер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Исегезгә төшерәбез, ул бу көннәрдә эшлекле сәфәр белән Себер федераль округына кергән төбәкләрдә.

Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә Новосибирск өлкәсе губернаторының беренче  урынбасары, оештыру комитеты рәисе Юрий Петухов, әлеге төбәкнең физкультура һәм спорт министры Сергей Ахапов, Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте президенты Әмир Гареев, татар мәдәни үзәге директоры Равза Тихомирова, мәдәният министры Игорь Решетников, ә Татарстан ягыннан Васил Шәйхразиев белән берлектә республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнаша.

Утырышта Федераль Сабантуена әзерлек буенча мәсьәләләр каралды. Чираттагы очрашу апрель аеның ахырына планлаштырылды. XlX Федераль Сабантуе Новосибирск шәһәрендә 8-9 июнь көннәрендә узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*