tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирски өлкәсендәге өч татар авылы милли мәдәният фестивале үткәрергә әзерләнә
Новосибирски өлкәсендәге өч татар авылы милли мәдәният фестивале үткәрергә әзерләнә

Новосибирски өлкәсендәге өч татар авылы милли мәдәният фестивале үткәрергә әзерләнә

2014 елның 21 июнендә Новосибирски өлкәсе Колыван районында урнашкан өч татар авылы: Йорт-Акбалык, Йорт-Оры һәм Казанка “Туган авылым” исемле фестиваль үткәрергә ниятләп тора. Аны әзерләү эшенә Йорт-Акбалык авылындагы мәктәп укытучылары алынган. Бу чара, оештыручылар фикеренчә, шушы авылларның үзенчәлекле мәдәниятен сакларга һәм үстерергә тиешле.

Бу өч авылда биш йөзләп милләтәшебез яши. Алар үзләренең үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Ел саен биредә милли бәйрәм, шул исәптән зурлап Сабантуе үткәрелә.

Кыш көне Йорт-Акбалыкта клуб яну сәбәпле авыл халкы кирәкле техникасы: микрофоннарсыз, тавыш көчәйткечләр һ.б.ларсыз калган. Ярдәм итәрдәй игелекле кешеләр түбәндәге контаклар белән оештыручылар мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Тел. 8-383-52-26-381

Эл. Почта: [email protected]

Мәүлетов Вильлюр Рәфыйк улы

Абзалимова Әлмира Камил кызы

 

Один комментарий

  1. Афәрин милләттәшләр. Кайда гына булса да Татар тик ятмый инде ул. Ерак Себер җирләрендәге тоуганнар өчен бик сөенәм. Сезнең якларны күреп, тагын бер урап кайтасы иде. Ил буйлап сибелгән Татар халкын барлап, шатлык-сөенечләнен уртаклашып, бер-беребезгә барлыгыбызны белдереп тору бик тә кирәк.

Фикер калдырырга Zirek Отмена

Обязательные поля отмечены *

*