tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскның “Татар кызы-2019” бәйгесе җиңүчесе билгеле
Новосибирскның “Татар кызы-2019” бәйгесе җиңүчесе билгеле

Новосибирскның “Татар кызы-2019” бәйгесе җиңүчесе билгеле

Бүген  Новосибирскның «Октябрь революциясе» исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә XX “Татар кызы-2019” бәйгесе узды. Бәйгедә Новосибирск өлкәсенең районнарыннан, шулай ук Казахстаннын Павлодар шәһәреннән катнашучы кызларыбыз булды.

Конкурсны оештыручылар: Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы, Новосибирск татар мәдәни үзәге, Новосибирск өлкәсенең “Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар мастер-класслар тәкъдим итте. Бу вакытта шулай ук татар маркеты да эшләде, анда осталар татар тематикасы эшләнмәләрен, чәй продукциясен һәм милли ашларны тәкъдим итте. Икенче өлеш “Октябрь революциясе” исемендәге мәдәният йортының зур сәхнәсендә узды.

Татар кызлары үз-үзләре белән таныштырганнан соң, милли кием белән чыгыш ясадылар. Бәйге барышында кызларның туган телләрен белүләре, гореф-гадәтләр, татар мәдәнияте белән таныш булулары тикшерелде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус бүләк шулай ук татар телен белү дипломы тапшырылды.

Җиңүче исеменә Лилия Бакеева лаек дип табылды. Ул җиңел атлетика белән шөгыльләнә, фотолар һәм видео монтажлау белән кызыксына, шигырьләр сөйләргә ярата шулай ук татар биюе белән кызыксына. “Буш вакытта гамәли иҗат белән шөгыльләнәм, камыр ризыклары һәм десертлар әзерлим. Мәктәптән соң режиссурага килергә планлаштырам”,- ди ул.

Гөлсем Джунусова  1 Вице-Татар кызы 2019 булып игълан ителде. Гөлсем күп балалы гаиләдә туган. Тумышы белән Омь исемле авылдан. 10 нчы сыйныфта укый, үзешчән сәнгатьтә катнашырга ярата, татар телендә шигырьләр сөйли. “Томск дәүләт университетына укырга керергә хыялланам”, ди ул.

2 Вице-Татар кызы 2019 Рәсимә Абдрахманова 2015 елда урта мәктәпне тәмамлый. Хәзерге вакытта читтән торып Новосибирск дәүләт педагогика университетының «җир-милек мөнәсәбәтләре» факультетында укый. “Елдан-ел татар гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур кызыксыну күрсәтәм. Татар тамырларына карата кызыксынуым тагын да тирәнәя”, ди ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*