tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нугайбәкчә сүзлек чыкты: татарчадан аермасы нәрсәдә?
Нугайбәкчә сүзлек чыкты: татарчадан аермасы нәрсәдә?

Нугайбәкчә сүзлек чыкты: татарчадан аермасы нәрсәдә?

Нугайбәкләр татармы яисә аерым халыкмы, дигән сорау инде күптәннән килә. 1999 елның апрелендә ногайбәкләргә азсанлы халыклар статусы бирелде. Православ динен тоткан бу халыкны күпләр татарча сөйләшә дип саный, әмма нугайбәкчә-урысча сүзлекне чыгарган 78 яшьлек Ольга Барышникова моның белән килешми. Аның белән яңа сүзлек хакында сөйләштек.

– Ольга ханым, бу сүзлек кайчан чыкты һәм аны эшләү өчен озак вакыт киттеме?

– Нагайбакща-урысща сүзлекне (русско-нагайбакский словарь) тәкъдим итү чарасы Магнитогорскида 23 май көнне узды. Мин аны Магнитогорски дәүләт техник университетының фәнни-тикшеренү сүзлек лабораториясе ярдәмендә эшләдем. Сүзләрне мин үзем җыйдым, алар тикшерү эшләрен карады.

​Бу эш озак барды. Магнитогорскида Нагайбәк районында Чернореченский авылында мин урыс телен укыттым. Хәзер лаеклы ялда. Бу сүзлек әзерләү эшем инде укытучылык чорында ук башланды.

Сүзлеккә биш меңнән артык сүз керде. Ул 300 битле булып чыкты. Аның бер ягында нугайбәкчә-урысча, икенче ягында урысча-нугайбәкчә сүзлек.

– Димәк, бу әле беренче шундый сүзлек?

Петр Минеев инде бер шундый сүзлек чыгарган иде, әмма ул миңа ошамый. Мин сүзлекне төркиләрдә булган ә, ү, ө, җ, ң хәрефләрен кертеп эшләдем, ә Минеевта урыс хәрефләре иде, шуңа сүзләр әйтелеше дөрес чыкмый.

– Нугайбәкчә татарчадан нәрсәсе белән аерыла? Мисал өчен “исәнмесез” нугайбәкчә ничек.

– “Исәнмесез”- нугайбәкчә “арумы сез”. Бездә дә “исәнмесез” дип әйткәлиләр, әмма күбрәк “арумы сез” диләр.

– Керәшеннәрдәге кебек икән.

– Әйе шулай. Керәшеннәр һәм нугайбәкләр шул бер үк дип әйтергә була. Алар Татарстанга китеп татарлашкан, без монда килеп урыслашкан. Инде Нагайбәк дигән районны да булдырдылар. Соңгы җанисәптә безне инде аерым халык итеп яздырырга тырышучылар да булды.

​– Димәк татарча-нугайбәкчә сүзләрдә әлләни аерма да юк.

– Әйтелешендә аерма күп. Аны белер өчен татарча белән минем сүзлекне алып карарга кирәк. Бездә е, я, й хәрефләренә башалана торган сүзләр юк. Мисал өчен, сез “ялангач” дисез, ә без “җалангач”, “җаңак”, “җанарга”, “җазарга” дибез.

– Бу сүзлекне нинди максаттан чыгардыгыз?

– Яшьләр телне онытмасын өчен. Безнең монда төрле халык яши. Казакълар да, нугайбәкләр дә барысы да урыслашып бетеп бара. Килей дигән авылда әле дүрт-биш ел элек кенә керәшенчә сөйләшәләр иде, хәзер инде сөйләшүче дә юк. Үзебез үк балалар урысча өйрәнсен дип үстердек, менә шуның нәтиҗәсе. Менә шуңа үз акчама булса да сүзлек чыгарырга булдым.

– Димәк үз акчагызга эшләдегез?

– Әйе. Кем булышам дип торсын.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*