tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган
Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган

Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган

Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Нур-Астана» мәчете – Казахстан башкаласындагы иң матур биналарның берсе, ул күпләгән кунаклар һәм туристларны үзенә җәлеп итә. 2018 елда Халыкара комитет дүрт манаралы мәчетне «Дөньякүләм иң яхшы туристик юнәлешләр исемлеге»нә керткән.

«Дөньяда Аллаһы Тәгалә өчен иң матур урыннар – мәчетләр», – диелә бер хәдистә. Икенчесендә исә болай диелә: «Җирдә Аллаһ йортын төзүдә кем генә катнашса да, Аллаһы Тәгалә аңа оҗмахта урын әзерләп куячак». Без исә, үз чиратыбызда, «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерүгә акчалата өлеш керткән барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*