tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елын башлады
Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елын башлады

Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елын башлады

Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Казахстан Республикасы Конституциясе көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә, шулай ук 1994 елның 29 августында «Таң» мәдәни үзәгенең рәсми теркәлү датасына багышланган.

«Таң» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе рәисе Рафыйк Вәлиев үзәкнең юбилеена багышлап истәлекле медальләр тапшырды. Татар-башкорт якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Аделия Төхбәтова мәктәп укучыларының әти-әниләре булган меценатларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казахстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әсгать Диникеев мәктәпкә картина бүләк итте. «Дуслык» халык ансамбле, «Ялкын» яшьләр ансамбле, Нур-Солтан шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт якшәмбе мәктәбе укытучылары һәм укучылары үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Чара Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*