tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нур-Солтан татар-башкортлары мохтаҗларга ярдәм итә
Нур-Солтан татар-башкортлары мохтаҗларга ярдәм итә

Нур-Солтан татар-башкортлары мохтаҗларга ярдәм итә

Өлкәннәре хөрмәтләү, мохтаҗларга ярдәм итү – казах, татар, башкорт һәм башка кардәш халыкларның матур гореф-гадәтләренең берсе. Бу горефнең әле дә саклануы таҗлы вирус зәхмәте көннәрендә ачык беленде. Казахстанда үзбикләнү тәртипләре кертелгәч,  Нур-Солтан шәһәре татар-башкортларының “Таң” мәдәни үзәге мохтаҗларга ярдәм итүгә кереште. Республикада башланган  #Bizbirgemiz!  (“Без бергә!”) дигән акция кысаларында  Казахстан халкы конгрессына керүче  “Таң”  иҗтимагый берләшмәсе активистлары өлкән яшьтәгеләргә, мохтаҗларга  кирәкле  әйберләр, азык-төлек китереп бирә.

 Карантин вакытында, бөтен халык өйдә бикләнеп утырганда, өлкәннәргә, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүчеләргә мондый товарларны кем китерә? “Таң” волонтерлары кирәкле әйтерләрне китереп кенә калмыйлар, алар таҗлы вируска каршы тору ысулларын өйрәтәләр. Апрельнең ике атнасында “таң”чылар Нур-Солтанда яшәгән һәм мохтаҗлык кичергән 50 гаиләне табып, аларга ярдәм күрсәткән.

“Илбашы Нурсолтан Назарбаевның һәм Дәүләт башлыгы  Касым-Жомарт Токаевның мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыруына җавап итеп, без ялгызларга, өлкәннәргә ярдәм итү буенча  #Bizbirgemiz!  акциясенә кушылдык,- ди  Казахстан башкаласы татар-башкортларының   “Таң” оешмасы җитәкчесе урынбасары  Равил Вәлиев.

Химаячелек проектының матди чыгымнарын  эшкуарлар, киң күңелле милләттәшләребез үз өсләренә алалар. Карантин шартларында азык-төлекне мохтаҗларга илтеп тапшыру өчен кирәкле кәгазьләр, транспорт табуда ярдәм итүчеләр  табылды. Нур-Солтан татар-башкортлары оешмасы бу проектны башкарганда Nur Otan партиясенең  шәһәр бүлекчәсе, Нур-Сотан шәһәре хакимиятенең “Яшьләр сәясәте идарәсе” белән хезмәттәшлек итә. Бергәләшеп хәрәкәт иткәндә эшләр чыннан да уңышлы барып чыга!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*