tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театрында өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр
“Нур” театрында өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

“Нур” театрында өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Бүген, 4 октябрь көнне, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театрның өлкән буын хезмәткәрләренә бәйрәм программасы һәм мул табын әзерләнгән иде. Җырлы-моңлы чыгышлары белән чараны “Нур” театры артистлары, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева, Руслан Хисәметдинов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Гөлназ Кашапова, Айнур Баянов бизәде. Айгөл Юнысова һинд биюен башкарып үтте. Алып баручы – Эльвира Бигалиева.

Бәйрәмдә “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*