tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурбәк Батулла татар спортчыларына Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән
Нурбәк Батулла татар спортчыларына Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән

Нурбәк Батулла татар спортчыларына Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән

Биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла татар көрәшчеләренә Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән. Ул үзенең социаль челтәрдәге битендә көрәш презентациясе мизгелләрен урнаштырган.

“Көрәш сәнгате белән бию сәнгате һәрчак янәшә бардылар. Бию сәнгатен көрәш элементлары белән баету идеясе дә бик борынгыдан килә. Чикләрне җуеп, безгә дә бу юнәлештә эшли башларга вакыт”, – дип язган Нурбәк Батулла.

“Бу – Япониядә Россия мәдәнияте көннәре уңаеннан Милли көрәш сәнгате җыены, – дип ачыклык кертте Нурбәк Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Җыенда бурятлар, якутлар, нанай халкы, руслар катнашты”.

Милли көрәш сәнгате җыены “Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы” кысаларында уздырылган. Милли көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм осталык дәресләре Япониянең Окинава утравында үткән. Программада – самбо, мас-рестлинг, хапсагай, казакларның көрәш сәнгате, бурят көрәше, татар милли көрәше.
“Япония халкын безнең милли көрәш белән кызыксындыра алдыгызмы?” дигән сорауга Нурбәк Батулла: “Японнар чит мәдәнияткә игътибарлы, әлбәттә, шулай да татарны кызыктырырга иде башта”, дип җавап бирде.

Япониядә татар көрәшен танытучы спортчылар арасында Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин, Муса Галләмов һәм башкалар бар.

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*