tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурла Уфаны, Тукай!
Нурла Уфаны, Тукай!

Нурла Уфаны, Тукай!

Апрельдә Башкортстан башкаласында бөек татар шагыйренә һәйкәл куелачак.

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф һәм фән белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашлыгында семинар үтте. Телне өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышланган чараның нәкъ шушы уку йортында үтүе очраклы түгел. Бу урында гимназиянең татар телен өйрәнүче балалар саны буенча республикада беренче булуын да, “Ел укытучысы” кебек мәртәбәле бәйгеләр, студентлар өчен практика үтү мәйданчыгы булуын да, абруйлы педагоглары белән дан тотуын да билгеләп үтәргә кирәк. Кыскасы, 84нче гимназияне башкаларга үрнәк булырлык, тәҗрибә уртаклашырлык мәйданчык дип атарга мөмкин.

Семинар гимназиянең тәҗрибәле мөгаллимәләре — Башкортстанның атказанган укытучылары Глүзә Гәрәева һәм Айгөл Ахунованың ачык дәресләре белән башланды. Педагоглар яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләр кулланып, кызыктыру чараларын тәкъдим итте.

Заман үзгәрешләренә ярашлы шартларда укучы­ларның иҗади сәләтен үстерү дә педагогның һөнәри осталыгыннан тора. Бу җәһәттән башлангыч сыйныфлар укыту­чысы Әлфия Гәрәеваның осталык дәресе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шакирова үткәргән сыйныф сәгате үрнәк итеп куярлык!Гимназиядә туган телне өйрәнүнең әһәмияте һәм нәтиҗәле булуы “Моңлы тел ул, нурлы тел ул — Туган тел” дип исемләнгән музыкаль-әдәби тамашада да ачык чагылды. Сәхнәгә чыккан яшь җырчыларның, биючеләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Туган телдә чатнатып шигырь сөйләгән, милли моңнарыбызны белгән бала­ларның күзләреннән җанны эретерлек җылылык бөркелә иде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары яңа белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашырганда нинди кыенлыклар белән очраша? Укучыларны нинди дәреслек­ләрдән укытырга? Телне үстерү һәм саклау буенча милли-мәдәни, җәмәгать оешмалары тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Шушы мәсьәләләрне уртага куеп сөйләшү һәм тәҗрибә уртак­лашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Киңәшмәдә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәм­мәт Галләм, М. Акмулла исемен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия универси­тетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, кафедра доцентлары Раушания Гәрә­ева һәм Аль­бина Хәлиуллина, “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев, Уфа шәһәре хакимияте мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече Алсу Йосыпова чыгыш ясады.

Римма Әмир кызы тиздән ун еллыгын билгеләя­чәк автономия­нең нәтиҗәле эшчән­леге һәм оешма гамәлгә ашырган проектлар белән таныштырды. Мәгъ­лүм булуынча, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе халкыбызның рухи мирасын саклау, әдәбиятын, сәнгатен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкара. Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева истәлегенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивале, М. Акмулла исемен­дәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Мәгариф министрлыгы белән бер­лектә мәктәп укучылары арасында сәнгатьле уку буенча үткәрелгән “Тукай моңнары” республика конкурсы, татар әдәби көчләрен барлау максатыннан оештырылган “Балкыш” әдәби бәйгесе, халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган “Кәрим, Пушкин, Тукай” әдәби фестивале, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларның “Җиз кыңгырау” конкурс-фестивале — болар барысы да автономия җитәкләгән күркәм проектлар.

Семинарда милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева татар җәмәгатьчелеге тормышындагы мөһим вакыйга — Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелачагын да бәян итте. Скульптураны ачу тантанасы апрельдә, Башкортстанда Татарстан мәдә­нияте көннәрендә үтәчәк.— Скульптура мәһабәт һәм бик матур булачак. Конкурс комиссиясе тәкъ­дим ителгән сигез эш арасыннан иң яхшы проектны сайлап алды. Аның авторы — Владимир Дворник хәзерге вакытта Мәскәүдә скульптура кою белән мәшгуль. Һәйкәл апрель аенда, Татарстан мәдә­нияте көннәрендә, “Нур” татар дәүләт театры каршында куелачак, — диде Римма Әмир кызы.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар бүгенге шартларда туган телләрне укыту мәсьәлә­ләренә аерым тукталды. Педагоглар туган телләр турындагы закон кабул ителгәннән соң, ана телен туган тел буларак өйрәнергә теләүчеләр саны азая баруга борчылу белдерде. Фән белгечләре дә, укытучылар да туган телгә өйрәтү, милли тәрбия бирү мәктәптә генә түгел, гаиләдән башланырга тиешлеген ассызыклады. Киңәшмәдә укытучыларны күптәннән борчыган мәсьәлә — яңа белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруда дәреслекләр, уку әсбаплары җитмәве турында да сүз булды.

Бу җәһәттән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөди­ре Илшат Насыйпов сөе­нечле яңалыгы белән уртаклашты.

— 2017 елда республика Хөкүмәте утырышында татар мәктәпләре өчен уку әсбап­ларын чыгару мәсьә­ләсе күтәрелде. Мәгариф министрлыгы авторларны раслады. 1-4 сыйныфлар өчен уку әсбаплары инде әзер, 5-9 сыйныфлар өчен алар тикшерелү өстендә. Шулай ук урыс мәктәпләре өчен татар теле дәреслек­ләре язу бурычы да куелды. Бу дәреслекләр укытучылар өчен кулланма булыр дип ышанабыз. Алар җирле материал, Башкортстан татар­ларының казанышлары нигезендә төзеләчәк. Без 2020 елның 1 сентябренә мәктәпләрне яңа дәреслекләр белән тәэмин итү бурычы куйдык, — диде Илшат Сәхиятулла улы.Кафедра доценты Альбина Хәлиуллина семинарда катнашучы укытучыларны үзебез­нең җирлектә төзеләчәк уку әсбаплары буенча киңәшләрен, уй-фикерләрен белдерергә чакырды.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*