tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нурлы кеше”
“Нурлы кеше”

“Нурлы кеше”

Кайбер кеше бүлмәгә керү белән бергә үзенә яхшы, җылы энергия дә ияртеп керә. Андыйлар турында минем әбием “нурлы кеше”, дип әйтә торган иде, Шундыйларның берсе безнең якын дустыбыз, Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры, барчабызга яхшы таныш җырчы Миңгол Галиев кичә Омский төбәгеннән кайтты. Күпләребез артистларның каядыр баруын, чит регионнарга чыгуын бары тик гастрольләр һәм акча эшләү максаты белән генә аңлый.

Ә менә М.Галиевның регионнарга баруының төп максаты – шундагы талантлы татар балаларын табып, аларда халык көйләренә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт. Соңгы сәяхәтендә дә Миңгол әфәнде мастер класслар үткәреп азактан алар катнашында зур концерт та оештырган. Чын мәгънәсендә рус мохитендә яшәүче татарлар өчен мондый мәшһүр остазлар белән очрашу, ул үткәргән остаханәдә татар җырын башкаруның нечкәлекләренә өйрәнү зур әһәмияткә ия. Мондый очрашулар телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда иң мөхиме Миңгол абыйның үзе төсле ягымлы, җылы, халыкчан җырларны пропагандалауда зур этәргеч булып тора.

Миңгол Вагыйз улы яңа иҗат планнары белән яши, якын арада ул шушындый ук максатлар белән Владимир һәм Пенза якларына сәяхәткә кузгалачак.
Күренекле җырчыбыз “әле исән чакта милләтемә яхшы эшләр эшләп каласым килә” дип яшәве күбебез өчен үрнәк булсын иде. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, куйган максатларышгызны тормышка ашыруда Миңгол агага Ходай бетмәс-төкәнмәс көч бирсен иде дигән теләктә калам.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*