tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы мәчет: Сарапулда мәчет төзекләндерү дәвам итә
Нурлы мәчет: Сарапулда мәчет төзекләндерү дәвам итә

Нурлы мәчет: Сарапулда мәчет төзекләндерү дәвам итә

Сарапул шәһәренең “Элеконд” районында урнашкан мәчетнең төзекләндерелүе турында газетабызда язып бардык. Баксаң, бу якларга күптән барган юк икән. Сарапулга иҗади командировка вакытында иман йортында да булдык, соңгы яңалыклар белән таныштык.

Без килгәндә, бер төркем дин кардәшләребез мәчеткә килә иде. “Сарапулда күптәннән яшим инде. Лаеклы ялга чыккач, Аллаһ йортына йөри башладым, намазга бастым, гарәп графикасын өйрәндем. Әхмәд хәзрәт уздырган дин нигезләре дәресләренә йөрим. Мәҗлесләрдә дә катнашам. Җомга намазларын калдырмыйбыз”, — дип сөйли Хәмит Борһаниев.

Сарапулда ике мәчет бар, берсенең дә буш торганы юк. “Элеконд” районына урнашканына җомга намазларына 40-50 кеше җыелабыз”, — дип сөйләде Әхмәд хәзрәт Халиков. Ул бирегә имам булып килгәч, мәчеттәге тормыш җанланып китә. Кайчандыр монда иске бер йорт кына булуын искә ала аксакаллар. “1996 елда бу йорт сатып алынды. Бик авыр иде, төзекләндерергә, ут кертергә кирәк, юллар да юк иде хәтта. Әкренләп барысын да башкардык, койма тоттык. Ул вакытта Әхмәтгата абзый хәзрәт иде, бергәләп эшләдек. Завод-фабрика җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Мәчет бик озак еллар манарасыз торды. Әхмәд хәзрәт имам булып килгәч, бик күп эшләр башкарылды”, — дип сөйләде Гаяз Гарифуллин.

Эшнең, чыннан да, тукталып торганы юк. Узган елда мәчет пластик панельләр белән тышланган. Быел заманча җиһазландырылган, ашханәле дә булганнар. Бирегә үз йортыңа килеп кергәндәй: җылы, якты, рәхәт. “Без һәрвакыт нидер яңартабыз. Хәзер ирләр намаз укый торган якта идәнне яңартасы калды. Шуннан соң мәчетебез тулысынча әзер була дип әйтсәк, ялгышмабыз. Эшмәкәрләр, халык, мөфтият акчалата бик нык ярдәм итә. Реконструкциягә якынча 5 млн сум, эчке эшләргә якынча 1 млн сум тотылды”, — дип, эш барышы белән таныштырды Әхмәд хәзрәт Халиков.

Октябрь аеннан мәчеттә дини укулар дәвам итәчәк. Барлыгы 5 төркем шөгыльләнә. Лагерьлар да оештырыла. “Аллаһка шөкер, ике мәчетебез дә тулы”, — дип сөенәләр дин кардәшләребез.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*