enrutat
Баш бит / Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин — оптимист
Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин — оптимист

Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин — оптимист

Заманында Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар гимназиясе директоры: “Башкортостанда татар булу авыр”, — дип медиа кырын шартлатты. Зур мөнбәрдән Уфа татарларының тел статусы, мәгарифе турындагы мәсьәлә күтәрелде. Шуннан соң гади директор дөньяга танылды дисәң дә була. Билгеле, Нурмөхәммәт абый Хөсәиновның бу сүзләрен онытмадылар, үчләшү күп булды, гимназияне ябар өчен нинди генә ысуллар кулланмадылар! Судтан башы чыкмады, бермәл берьюлы 20 (!) административ эш буенча мәхкәмә юлын таптады, һәрберсен җиңеп барды. Гимназия ишегалдындагы “Хуш киләсез!” дигән сүзләр, закон буенча, башкортча язылырга тиеш, дип күпме бәйләнделәр, әмма ул элмә такта ничек эленде, шул килеш яңартылып кына тора. Хикмәт, әмма Бәләбәй гимназиясе директоры барысыннан да үҗәтрәк булып чыкты, үзен һаман җиңә алмыйлар. Эшен дәвам итә, гимназиясен ябу түгел, зурайтам дип янып-көеп йөри, балаларын, конвейер кебек, ел саен Казанга укырга юллый, туган авылы тарихын өйрәнә, китаплар яза, фәнни эшләре өелеп ята. 31 августта туган көне, инде ул да 60 яшен тутыра икән. Берничә сорау биреп, аның кылларын тартып кайттык.

“МАТУР ӘДӘБИЯТ БИК КИРӘК”

— Нурмөхәммәт абый, вакытында сиңа басым көчле булды. Гимназияне ябу өчен сәбәп кенә эзләп тордылар, башың судтан чыкмады. Мортаза Рәхимов режимында татарча фикерләгән кешеләргә яшәү, эш алып бару җиңел булмады. Хәзер хакимлек алышынды. Татарга карата вәзгыять үзгәрдеме, әллә Башкортостанда татар булу һаман да авырмы?

— Әйе, ул елларда үземне кыл өстендәге кебек хис иттем. Хакимиятнең һәр тармагы бердәм һәм аяусыз эшләде, гимназияне таркатырга теләделәр. Шөкер, бердәм булдык, аны саклап калдык. Әмма ул вакыттагы режим әле тиешле дәрәҗәдә юкка чыкмады, законнар шул ук бит, түрәләр дә алышынмады, яңалары килсә дә, элекке эш ысулы сакланды. Фәрманны башкаручы чиновникларның күпчелеге, аеруча урындагылар, үз вазыйфаларында безнең белән сугышуны туктатмады. Сталиннан курку синдромы Русия халкы күңеленнән ничек чыгып бетмәсә, Башкортостандагы татар зыялыларында Рәхимов шәүләсеннән курку да шулай сакланып калды. Дөрес, турыдан-туры изү, басым ясау юк төсле. Әмма татарларның бер генә дә мөһим проблемасы хәл ителмәде бит. Әйтик, татар теллеләр Башкортостанда күп булса да, җирле телевидение белән радиода татар тапшырулары артмады. Татар гимназияләре ачылдымы? Юк. Республикада татар гимназиясе атамасын исем өчен генә йөрткән уку йортлары бар. Шуларның берсе — гомум белем бирүче мәктәп эчендәге татар гимназиясе сыйфатында гына. Ә башкорт гимназияләре һәр районда диярлек бар, хәтта татарлар күпләп яшәгән район, шәһәрләрдә дә.

Татар укучыларына мәктәп белән китапханәләргә татар язучыларының әсәрләре, татарча уку әсбаплары кайтарылмый. Минем дә Казанга еш килүем гимназиягә китаплар алып кайту белән бәйле. Мәгариф системасында Казаннан уку әсбапларын кайтару механизмы бөтенләй юк, безнең заказларны кабул итмиләр. Казанга киләм икән, дәреслекләр, матур әдәбият алып кайтам. Алар бик кирәк, балаларга төрле бәйгеләрдә бүләк өчен дә зур һәдия бит! Башкортостанда китап кибетләрендә татар китабын табып булмый. Ярый ла гимназиянең Татарстан бүләк иткән автобусы бар, кирәк икән, шуңа төяп алып кайтабыз. Ә башкаларның андый мөмкинлеге юк бит.

Элек күп татар авыллары башкорт саласы дип язылды, бу галәмәт әле дә дәвам итә. Китап булмасын, телевидение татарча сөйләмәсен, мәктәптә татар теле кысрыклансын, мондый мохиттә тулы канлы татар булып калырга мөмкинме? Бик авыр.

Снимок28 авг14 11Гимназияне генә алыйк, “СанПиН” шартлары буенча, Бәләбәй татар гимназиясендә 198 бала укырга тиеш. Безгә алар штраф чәпи, без аларны түли-түли 270 балага белем бирәбез. Күршедә генә 700 укучыны сыйдырган башкорт гимназия-интернаты бар.

Гимназиягә өстәмә уку урыннарын булдыру өчен янкорма һәм интернат кирәк, дип хакимият органнарына дистә елдан артык хатлар язабыз. Берсе Башкортостан Президентына да барып иреште, аның аппарат җитәкчесеннән, мәгариф министрыннан, вице-премьердан: “Интернат кирәк”, — дигән җаваплар алдык. Татар балаларын татарча тәрбияләр өчен яныбызда гына балалар бакчасын булдыру турында да мөрәҗәгать иттек. Аңа да риза булдылар кебек. Әмма дәүләт системасы шулкадәр мәкерле, нәтиҗәдә сораганның янкормасын гына төзергә рөхсәт ителде. Кемдер Президент карарын үзгәрткән. Булган бинаны төзекләндерергә кирәк, дип сорап хат та яздык, чөнки шунсыз яңа бинаны кулланылышка кертү мөмкин түгел. Безне “кайгыртучан” түрәләр бу өлешен дә төшереп калдырган. Янкорманы иске бинага ремонт ясамый гына төзеп куярга телиләр. Менә шундый караш. Ә сез “үзгәрде” дисез…

“БЕТТЕК” ДИП КУЛ СЕЛТИСЕ ТҮГЕЛ”

— Хәзер БДИны татарча да, башкортча да тапшырырга ярамый, Мәскәүдән рөхсәт юк. Бу — милли мәгарифкә аяк чалу. Телибезме, теләмибезме, әмма Татарстан мәктәпләрендә дә төп фәннәрне урыс телендә укытуга күчеп баралар, чөнки БДИ тапшырасы бар. Ә Бәләбәй уку йортында бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

— БДИ безнең файдага булмады. Шулай да “болай булгач, беттек” дип кул селтисе түгел. Бу мәсьәләгә берничә яктан якын килер идем. Беренчесе — ул татар дөньясының таркаулыгы. Халык 90 % татарча эшләп килгән татар гимназияләренең уңышларын күрә белсә, ата-аналар, һичшиксез, балаларын татар гаимназияләренә бирер, милли тәрбияне сайлар иде. Без авылдагы чеп-чи татар мәктәпләрендә укып, имтиханнарны урысча тапшырып, югары уку йортларында белем алдык. Ата-аналар күп очракта үзләре урыс телле шәһәргә эләгеп, башларыннан кичкән кыенлыкларны үз балалары да күрмәсен дип уйлый, татарча укытмаска тырыша, урыс теле белән генә кеше булырга мөмкин, дип фикер йөртә. Әмма бүгенге вәзгыять тәмам икенче. Бездән аермалы бүгенге бала тулысынча диярлек урыс мохитендә үсә. Карагыз, телевизор, радио, матбугат урысча, интернет татар телле түгел, баланың теле урысча ачыла, татар авылларының урамнарында да балалар үзара урысча аралаша. “Балам урысча белми үсә!” — дип әйтү чынбарлыкка туры килми. Иң кызыгы шул: сирәк-мирәк булса да авылдан килгән һәм татарча яхшы белгән балаларның ата-аналары өчен мондый проблема юк, ә шәһәргә күченеп киткән кешеләр баланың телен бозмас өчен барлык тырышлыгын куя. Гимназия белән кызыксынып килсәләр дә: “Фәннәрне татарча укытмыйсыздыр бит?” — дип куркып, шикләнеп сорау бирә. Моның белән хәтта урыс кешеләре дә (андыйлар да килә) кызыксынмый, ягъни мескен татар урыстан да ныграк урыс булырга тырыша.

Менә шул урыслашып, мескенлегенә ябышып яткан ата-аналардан туып, татарча белмәгән балаларны (ә алар 80 %ны тәшкил итә) ничек итеп татар теленә өйрәтергә дә, акрынлап фәннәрне татар телендә укытуга күчерергә дигән мәсьәлә бар гимназиядә.

Бу проблеманы авыр булса да чишәбез. Без дә фәннәрне татарча укыта алмыйбыз. Әмма татар теле, әдәбияты дәресләреннән тыш, физкультура, хезмәт, җыр, рәсем ясау, тирә-як мохит дәресләрен, өстәмә белем бирү системасындагы сәнгать сәгатьләрен, бөтен тәрбия чараларын, бәйрәмнәрне, мөгаллимнәр белән аралашуны татар телендә алып барабыз. Билгеле, аңламаганда урыны-урыны белән тәрҗемә итәбез. Әйтүе генә җиңел, ләкин бу укытучыдан һәрвакыт чама белеп эшләүне таләп итә. V сыйныфта татар тарихын татар телендә укыта башлыйбыз.

Ата-ана өйдә татарча аралашса, балага да, безгә дә җиңел булыр иде. Ә болай бала татар мохите белән гимназиядә генә таныша булып чыга. Өйдә ата-анасы “ТНТ” түгел, ә татарча каналлар караса, татарча газета-журналлар алдырса, гаилә белән бергә интернеттан булса да татар кинофильмнары, мультфильмнары карасалар, телне үзләштерү бермә-бер тизрәк булыр иде.

Ата-аналар безгә балаларын татарча өйрәнсен дип алып килми, ул яхшы белем алсын, тәрбияле булсын, сәламәт тормыш алып барырга өйрәнсен дигән теләк белән бусагабызны уза. Бу өлкәдәге күрсәткечләребез яхшы. Кайбер очракта ата-аналар онытылып китеп, татарча укыту нигә кирәк, дип әйтә башлый. Ә безнең коллектив гимназиядә татар мохитен көчәйтү яклы. Шул уңайдан гимназия каршында балалар бакчасы булдырдык, балалар ике төркемгә бүленеп йөри. Анда тәрбия тулысынча татарча. Каникуллар вакытында лагерьлар эшли, аралашу бары тик татарча гына. Ел саен укучыларыбызны Татарстанда татарча эшләүче аланнарга юллыйбыз.

Шулай да мин — оптимист. Яңа буын татар яшьләре татар балалар бакчасында, татар гимназиясендә, мәктәпләрендә тәрбияләнде, укыды. Аларның да үз балаларының шул мохиттә булуын теләячәгенә, нарасыйларын җитәкләп татар мәктәбенә алып киләчәгенә ышанам. Алар татар мәктәпләре булдыруны таләп итәчәк, аларны яшәтер өчен акчалата ярдәм күрсәтәчәк.

— Бәләбәй татар гимназиясе укучылары ел саен Казанга укырга килә. Уфадагы татар гимназияләреннән килүчеләр алай ук күп түгел. Нәрсәгә бәйле бу? Татарстанда белем алганнан соң алар Башкортостанга кайтамы, әллә Татарстанда каламы?

— Һәр елны укучыларыбызның 95-100 %ы, Татарстанның уку йортларына керәм, дип юлга чыга. Бер уйласаң, ара якын түгел, әмма Татарстанга тартылу көчле. Шөкер, гимназиянең дәрәҗәсен төшермиләр, әйбәт укыйлар, ташлап кайтып киткәннәрен хәтерләмим. Башкортостанга кайтучылар бар, Татарстанда төпләнеп калучылары күбрәк кебек. Гаҗәпләнерлек урын юк, алар бит Татарстанны тарихый ватаны дип белеп үсә. Монда кыенлык белән татарча аралашкан балалар да Казанга китеп, туган телләрендә тырышыбрак сөйләшә башлый. Татар әдәбиятын, татар тарихын укыту, сәнгать дәресләрендә татарча җырларга, биергә, эш арасында татар йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәтү үзенекен итә, күрәсең. Безнең тәрбия тулысынча татар җанлы шәхесне формалаштыруга корылган. Гимназиянең абруе да зур. Алар бу уку йортының бер вәкиле булулары белән горурлана, татар милләте үсешенә өлеш кертергә тиешмен, дигән фикер белән канатлана. Татарстанга кирәгебез чыгачак дип уйлап, Казан, Чаллыга белем эстәү өчен юл ала.

“CАЙЛАУ КӘМИТЕНӘ КҮПТӘННӘН ЙӨРМИМ”

— 14 сентябрьдә Башкортостанда республика башлыгын сайлыйлар. Нурмөхәммәт абый, син дә кайчандыр Президентлыкка дәгъва иткән кеше. Ничек уйлыйсың, теркәлгән кандидатларның кайсысы татар-башкортка файдалы булыр? Элек Башкортостандагы милли хәрәкәт кандидатларга татар теленә дәүләт статусын бирү дигән таләпне куя иде, бүген татарның бу теләген исәпкә алучы бармы?

— Дөресен әйткәндә, сайлау кәмитенә күптәннән йөрмим, чөнки бернинди дә сайлау юк. Аларны үткәрү технологиясе инде 20 ел элек Мортаза Рәхимов командасы тарафыннан эшләнде һәм ул үзгәрешсез кала. Барысы да алдан билгеле булганга, анда барып, вакытымны уздырып, “эшем иясе” буласым килми. Мәскәү кемгә бармак белән төртеп күрсәтә, шул республика башлыгы булачак. Рөстәм Хәмитов кәнәфиен беркемгә дә бирмәс. Күрсәтелгән кандидатлар арасында башка кулай кешене күрмим. Һәрхәлдә, Хәмитов татарга начарлык эшләмәде, аның Президент булуы артык начар да түгелдер. Әмма татарга файдасы да булмады.
Телләр статусына килгәндә, бу таләп татар зыялылары теленнән бер дә төшмәде һәм төшмәячәк.

Республиканың өчтән бер өлешен тәшкил иткән милләтнең мәнфәгатен күрмәү, ишетмәү — үз-үзләренә аяк чалу. Аның кайтавазы булмый калмас кебек.

— Татарстанда ни өчен Башкортостандагы татар милли хәрәкәте башкорт теле укытылуына каршы чыга дип аптырыйлар. Сезне татар теленә каршы чыккан, Мәскәүгә даими шикаять язучы, Татарстанны гел каралтырга торган урыс милли хәрәкәте тегермәненә су коя, диләр. Уфа татарлары республикадагы башкорт милли хәрәкәте белән түгел, ә урыс милләтчеләре белән аралашуны кулай күрә. Гәрчә, барыбыз да Мәскәүнең Дугин, Тишков кебек галимнәренең Идел-Урал төбәгендә яшәүче төркиләр, мөселманнарны берләштерергә ярамый, дигән доктриналарын беләбез, әмма ызгышып яшәүне туктатмыйбыз. Бу татарга да, башкортка да кирәкмәгән каршылык кайчан тукталыр?

— Акыллы һәм адекват кешеләр куркыныч тудырган проблемалар каршында уен оештырмый. Рәхимов үзе Татарстанга арты белән борылып, урыс-башкорт уенын уйнады: “Без татар экспансиясен тоткарлап торучы халык”, — дип лаф оралар. Башкортларның урыслашуыннан курыкмыйлар, ә татарлашуны иң куркынычы дип атыйлар. Ә нәтиҗә нинди? Урыс белән кәнфитләнү Башкортостанга файдага булмады, ярык тагарак каршында калдырдылар. Республиканың байлыгы мәскәүлеләр кулына күчте. Рәхимовның үзен кәнәфиеннән кудылар. Республика “Башнефть”кә хуҗа түгел. Бу — тәккәбберлек нәтиҗәсе.

Хәзер чиратта телләребез тора. Башкорт ягы һаман да Мәскәүгә авыша, аларга таянып, татар авылларын башкорт ясый, Тукай телен сөреп чыгара. Татар тылмачсыз аңлаган башкорт телен татарга “өр яңа тел” буларак өйрәтә. Татар баласы башкорт теле дәресендә көч куеп “таяк, аяк, баш” сүзләренең татар телендә дә шундый ук язылышы, яңгырашы булган “таяк, аяк, баш” сүзләреннән аерма эзли. Корыны бушка аудару кемгә кирәк? Татар үз телен, башкорт үзенекен, әдәбиятын тирәнтен өйрәнсен иде, шуның белән вәссәлам. Уку процессында артык вакытны сарыф итү нигә кирәк?

Ә бүген Мәскәү өчен татар белән башкорт бер-берсенә дошман итеп карасынга бу мәсьәлә “козырной” кәрт булып тора. Башкорт идеологлары исә бу “көрәш”тә халыкны саклаучы каһарманнар кебек килеп чыга.

“КАЧЫП-ПОСЫП ЯТА АЛМЫЙМ”

— Нурмөхәммәт абый, тормышың гел көрәштән тора. Бу бит күп көчне ала. Умартачылык белән шөгыльләнеп, бал аертып кына яшисең килмиме? Арытмадымы бу кадәр актив тормыш алып бару? Татарстанга күченеп килсәң, тормышың үзгәрер идеме?

— Барысына да кул селтәп, Казанга чыгып китү уе булмады түгел, булды. Дуслар да чакырды, туганнар да күченеп китәргә тәкъдим итте. Арыдыммы? Беләсезме, мин тарих фәнен 30 елга якын укыттым, татар халкы тарихын өйрәтүдә стажым зур — 20 ел. Ничәмә ничә гасырлар дәвамында безнең халык төрки-татар дөньясын саклауда көч куйган, корбаннар хисапсыз булган.

Бабайлар икенче мәдәният яулап алачагын алдан ук тойган. Бүген азгынлык, наркомания, эчкечелек, ришвәтчелек чәчәк ата. Бу — безнең җиңелүебез. Әмма минем оныкларыма андый пычрак дөнья калдырасым килми, моңа риза булырга хакым юк. Шуңа күрә хәлем булганда, эшкә яраклы чакта көрәшергә тиешмен дип уйлыйм.

Умартачылык әйбәт, ләкин һәр кешенең үз шөгыле дигәндәй, мин менә тарих белән җенләнгәнмен. Мин бит ир кеше, халкым авыр хәлдә булганда качып-посып ята алмыйм. Әйе, арыта. Әмма укучыларымның уңышлары мине канатландыра, алар өчен сөенәм дә, дәртләнеп тагын эшкә тотынам. Әти дә көчле рухлы кеше булды. Шулай яшәргә күнегелгән. Самолет очканда гына самолет була ала, туктый икән, җиргә төшеп, чәлпәрәмә килә. Мин дә туктап калсам, яшәүдән туктармын төсле.

— Гадәттә, милли хәрәкәт кешеләренең балалары татарча белми, белсә дә башка милләт, дин кешесе белән гаилә кора, балаларын урысча тәрбияли. Бу — күп милли лидерларның авырткан җире. Әлеге күренешнең сәбәбе нидә?

— Хатыным Мәрьям белән ике бала үстердек, авырлыкларны бергә җиңәбез, ул — минем терәгем. Аңа да шушы көннәрдә 60 яшь тула. Ул мине башкача күз алдына да китерә алмый. Хатыныма балаларны татар итеп тәрбияләүгә каршы килмәвенә рәхмәтлемен, без күп очракта бер фикердә, бер карашта булдык. Улым Илдар да тарих белән җенләнде, диссертация яза. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Ул — миңа, мин аңа ярдәмче. Тиздән уртак проектны тәмамлаячакбыз. Роман-герман телләренең төрки нигезләрен тикшерәбез. Бик кызык эш! Сүзләр ясалышын гына тикшермибез, ә ни сәбәпле килеп чыгуын, нинди механизмнар ярдәмендә кулланылышка кергәнен дә өйрәнәбез. Улым һәрвакыт янымда булды, гимназиядә укыды, югары уку йортын тәмамлады, Татарстан Энциклопедия институтының аспирантурасына керде, авылда үскән татар кызына өйләнде, хәмерсез туй уздырдык.

Ә син әйткән күренеш гадәти булмаса да, таныш. Нишләтәсең, кайвакыт тәрбия дилбегәсе ычкынган була, вакытны кире кайтару мөмкин түгел. Яки, гомумән, милләт дип чамадан арттырып җибәреп, балаларда милләткә карата тискәре хис тәрбияләнгәнен сизми дә калабыз. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.

Римма Әбдрәшитова, «Ирек мәйданы»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*