tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурзидә ханым Фәйзуллина — Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре!
Нурзидә ханым Фәйзуллина — Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре!

Нурзидә ханым Фәйзуллина — Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре!

Татарстанның атказанган укытучысы, күп еллар Самарның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятен укыткан ветеран мөгаллимә, яңа уку елы башыннан лаеклы ялга киткән Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина хәзер “Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре»  дигән исем дә йөртә! Аңа бу бүләк “Яктылык” мәктәбендә үткән педагогик советта тапшырылган.

Нурзидә ханым! Без Сезне яңа исемдә сәламләвебезгә шатбыз һәм әлеге казанышыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Мактаулы исем — үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлешегезне югары бәяләү!  Лаеклы бәяләү!

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*