tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ныграк тырышыйк!” Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды
“Ныграк тырышыйк!” Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды

“Ныграк тырышыйк!” Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды

Рөстәм Миңнеханов республика халкын туристик проектлар конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды. Рөстәм Миңнеханов республика халкын туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм Россиядә экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә өндәде.

“Дуслар, Татарстан өчен priroda.life сайтында тавыш бирү өчен ике көн калды. Әгәр җиңсәк, зәңгәр күлләрне төзекләндерү өчен республикага Кама Тамагы районында Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләр, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгы, “Түбән Кама” милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгы территорияләрен төзекләндерү өчен федераль акчалар биреләчәк”, – дип язган Татарстан Президенты үзенең Instagram-аккаунтында. “Тырышыйк!”, – дип мөрәҗәгать иткән ул республика халкына.

Сүз Россия масштабларында уникаль урыннар турында бара. Һәм алар барысы да Татарстанда. Конкурста җиңү биредә цивилизацияле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*