tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өч япон егете татарча яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итә башлаган
Өч япон егете татарча яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итә башлаган

Өч япон егете татарча яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итә башлаган

Татарча яңалыкларны япончага тәрҗемә итү проекты башланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә япон егете Юто Хишияма хәбәр итте.

Юто 2014 елда Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при яулады.

Юто проектның Япониядә әле таныш булмаган татар дөньясын таныту максатыннан гамәлгә кертелгәнен әйтте. “Проектның ике максаты бар: беренчесе – татар дөньясы яңалыкларын японнарга җиткерү, икенчесе – тәрҗемә итеп, татар телен ныграк өйрәнү”, – диде ул.

Япон егете сүзләренчә, бу идея күптән туган. “Мин 4-5 ел элек, 2013-2014 елларда үз блогымны булдырып, татарча һәм башкортча яңалыкларны япончага тәрҗемә итә башлаган идем. “Татар-информ”ны да кертеп, 7 сайттан рөхсәт алган идем. Ләкин, берүзем дәвам иттерү кыен иде. Тәрҗемә эше тукталып торды. 2015 елның августында, 5 нче олимпиада җиңүчесе Мидзуки белән “Акбарс” исемле яңа сайт ачтым. Шушы сайтның яңалыклар рубрикасында яңадан тәрҗемә эшен башладым, ләкин соңгы 1-2 елда тәрҗемә эше кабаттан өзелде. Яңадан тәрҗемә итә башлау теләге кичә генә туды”, – дип сөйләде ул.

Юто Хишияма әйтүенчә, татар теленнән халыкара олимпиадада катнашу өчен татар телен тырышып өйрәнүче дусты Хидэның, үз блогында татарча яңалыкларны тәрҗемә итә башлавы этәргеч биргән. “Үземнән кала татарча өйрәнүче өч япон – Хидэ, Мидзуки һәм Чихирога татарча яңалыкларны тәрҗемә итү идеясе турында яздым. Хидэ һәм Чихиро риза булдылар. Бүген “Акбарс” сайтында шушы проектның сәхифәсен булдырдым да, бер мәкаләне тәрҗемә итеп урнаштырдым. Хиде һәм Чихиро да инде яңалыкларны тәрҗемә итә башлаган”, – дип әйтте Юто.

Чихиро Тагучи быел олимпиадада беренче урынны алды.

Юто Хишияма проектның сәхифәсендә “Татар-информ” офисында кунакта булганда төшергән фотосын урнаштырганын әйтте.

 

Гөлнар Гарифуллина,
“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*