tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очкын кабызучы булса, авыл яши
Очкын кабызучы булса, авыл яши

Очкын кабызучы булса, авыл яши

“Идел-йорт” төбәкара халык театрлары фестиваль-бәйгесен күзәтеп барган кешеләр чамалый: авылда бер фанат табылса, анда театр да оеша, мәктәп тә ябылмый, тел дә саклана. Ләкин андый фанат меңгә бер генә туа. Спас районы, кызганыч, бу бәхетттән мәхрүм. “Идел-йорт” фестивалендә катнашмаган бердәнбер район шушы.

“Идел-йорт” быел икеләтә кадерле. Чөнки гран-прины урыс мохитендә татар телен саклауга бөтен көчен куйган Бөгелмә халык театры алды. Ульяндагы Бари Тарханов исемендәге халык театры икенче урынга лаек булды. Бөгелмә театры режиссеры Флера Шәрипова халык театрлары бүген телне саклауда алгы сафта булырга тиеш дип исәпли:

– Идеология беткән заманда яшибез. Элек тәрбиянең октябрят, пионер, комсомол баскычлары бар иде. Хәзер бердәнбер таяныч булып милли йола, гореф-гадәт калды. Менә боларның барысын да аңга сеңдерүдә халык театрларының роле бинихая зур. Без телебезне яратырга, хөрмәт итәргә, матур итеп сөйләшергә өйрәтәбез. Халкыбызның тарихы, кичәге һәм бүгенге язмышы белән таныштырабыз. Телне саклау буенча халык театрлары алда барырга тиеш.

Жюри рәисе Нияз Игъламов исә халык театрлары булган авылларда яшьләр күбрәк кала дигән фикердә:

– Халык театрлары күп нәрсәгә кытлык кичерә. Ләкин сәләтләре белән алар бу кимчелекләрне дә җиңеп чыга ала. Мин халык театрларының күплегенә шаккаттым. Әйтик, Актанышта гына да илледән артык театр бар. Димәк, бу авыллар, театр оештырып,  халык буларак юкка чыгудан сакланырга тырыша.  Милләт булып сакланып калуда халык театрлары – безнең беренче ярдәмчеләрбез. Шуңа күрә аларга игътибарлы булсак иде. Юкса без, нәрсә инде ул халык театры дип, борын җыерырга күнегеп беткәнбез. Халык театры ул бит әле академия театрларына актер әзерләү инкубаторы да. Нәкъ менә шундый җирләрдә үскән профессионал актерның теле чиста була да инде. Тел мәсьәләсе театрларда бик четерекле хәзер.

Жюри әгъзасы, композитор Эльмира Галимова әйтүенчә, халык театрлары үсештә:

– Фестиваль үсештә. Чөнки республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге халык театрлары вәкилләренә соңгы елларда мастер-класслар үткәрә. Үзем музыкаль бизәлеш ягыннан аңлатулар алып барам. Шушы дәресләрдән алган белемнәр сәхнәдә күренә башлады. Әсәр сайлаганда элек бертөрлелек бар иде. Хәзер төрлесен сайлыйлар, классик әсәрләргә күбрәк таянсалар да, аларда яңача караш сизелә, яңа алымнар кулланалар. Кайвакыт профессиональ театрларны өлге итеп алган коллективлар да очрый. Мәсәлән, Апас халык театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куйган. Алар хәтта Шәүкәт Биктимеровка охшаган актер да тапканнар. Без, әлеге спектакльдән Әҗәл ролен башкарган актерны билгеләп үттек. Менә бу рольдә яңалык һәм үзенчәлек бар.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова “Идел-йорт”ны чит төбәкләрдә дә кузгатып җибәрергә ниятли. Бу җәһәттән театр оештырырга уйлаган кешеләр белән зур утырыш булган да инде. Киләсе очрашулары март аенда булачак. Һәм болар барысы да нәкъ менә телне, мәдәниятне үстерү ниятеннән башкарыла:

– Әлбәттә, мин, халык театры – телне саклауда иң үтемле ысул, дип әйтмим. Ләкин, ничарадан бичара үткәрелгән чара да түгел. Телебезне, аңыбызны, мәнебезне, рухыбызны тота торган шактый үтемле алымнарның берсе ул. Дөрес, театрларның проблемалары да бар. Аларның иң зурысы – труппа тоту. Һәвәскәр театр актерлары алар бит икенче һөнәр кешеләре.  Ләкин алар шушы эшләреннән тыш та даими рәвештә репетицияләргә йөрергә тиешләр. Икенчедән, без аларны гастрольләрдә йөрергә өндибез. Монтер, хисапчы, сыер савучыларны эштән спектакль куяларга җибәрәләр дисезме?  Бу – бер проблема булса, икенче зур проблема – декорация, костюмнар, тавыш, утны көйләү мәсьәләләре. Халык театры вәкилләренең бер дә профессионаллардан ким буласылары килми. Шуңа күрә Татарстан Президенты һәвәскәр театрларга зур бүләк ясый, гран-при алган коллективка шушы проблемаларны хәл итү өчен бер миллион сум акча бүләк итә. Шөкер, халык театрлары артканнан-арта. Быел инде алар 150 дән артып китте. Бу хәрәкәтнең тагын да колачлы буласына ышанычым зур. Чөнки әле без телебезне югалтмадык. Театрларны аңлый алырлык тамашачыларыбыз да җитәрлек. Алар белән эшләргә, мөмкин булган бөтен ысулларны файдаланырга кирәк.

Фәнзилә Җәүһәрова, театр хәрәкәте бөтен районнарда да актив бара, диде. Спас районы буенча исә мондый аңлатма бирде:

– Спас районы белән эш алып барыла. Бу – ник катнашмадыгыз дип тиргәү түгел. Мондый бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлеге булган театрны булдыру, труппа туплау, режиссер табу. Режиссер  табу ул – телне тоя, әсәрне яңача күрә, авылга җан өрә белә торган фанатны табу дигән сүз. Андый кешеләр, шөкер, бар әле.

Татарстанда 1956 театр коллективы барлыгын да искәртик. Аларның 145е  халык театры исемен йөртә. Быел “Идел-йорт” бәйгесендә 54 коллектив катнашкан, шуларның 18се Казанга чакырылган. Бу театрларның чыгышларын тамашачы 8-21 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карый алды. Җиңүче колллектив – Бөгелмә халык театры Камал театрында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтте. Флера Шәрипова, без төрле буын кешеләрен җәлеп иткән, фольклор материалга бай булган әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез, диде. Бөгелмә театры “Гөргөри…”е җыр-биюгә байлыгы, артистларының җор теллелеге белән истә калды.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*