tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу урыны — 22 августта Вавожда
Очрашу урыны — 22 августта Вавожда

Очрашу урыны — 22 августта Вавожда

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова:

Июнь аенда республикада халык җые­ла торган чараларны, барлык милли бәйрәмнәрне, шул исәптән Сабантуйларны да уздыру тыелды. Быел  Удмуртия республикакүләм Сабан туе Ижауда 21 июньдә узарга тиеш иде. Традицион республика бәйрәме “Гербер” 20 июньгә планлаштырылып, ул Вавож районында – Удмуртия дәүләтчелегенә нигез салучы Кузебай Гердның ватанында – кунакларны каршыларга әзерләнә иде. Әмма коронавирус пандемиясе планнарны челпәрәмә китерде.

Аңа карамастан, Республика җитәкчелеге тарафыннан 22 августта Вавожда Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы уңаеннан барлык милләтләрне берләштерүче дуслык бәйрәме уздырырга дигән карар кабул ителде. Бу удмурт халкының “Выль” — яңа уңыш бәйрәме көненә туры килә. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм үзенчәлекле булачак. Кунакларга удмурт халкының рухи байлыгы күрсәтеләчәк, үткәне, бүгенгесе белән танышу мөмкинлеге булачак. Тарихта беренче тапкыр удмурт милли бәйрәмендә республиканың башка халык­лары үз иҗатларын күрсәтәчәкләр. Бу көнне мәйданда безнең — татарларның — үз сәхнәбез булачак. Анда без башка милләтләрне җыр-биюләребез, милли уеннарыбыз белән таныштыра алачакбыз. Республиканың бар­­лык район-шәһәрләреннән актив милләт­тәшләребез катнашында делегацияләр дә чакырылачак. Шулай ук Татарстан Республикасыннан кунаклар, танылган сәхнә осталары килер дип көтелә. Милләттәшләребез белән әлеге бәйрәмдә очрашырбыз дип уйлыйм.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*