tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очучының да бәхете җирдә
Очучының да бәхете җирдә

Очучының да бәхете җирдә

Очучы — хәрбиләр арасында иң зур хөрмәткә лаек булган кеше. Яшь чагында күккә менәргә кем генә хыялланмый соң?! Хыялына ирешкән егет, биек күктә нинди генә авыр сынаулар үтәргә туры килсә дә, үзен бәхетле кешегә тиңли. Бөек Ватан сугышы ветераны Камали ага Баһаветдиновның тормыш иптәше Ләлә ханым белән очрашып сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдем мин. Кызганыч, Камали ага инде вафат. Ул хәрби очучы булган. Сугышта данлыклы “Ил-2” очкычын иярләгән. Кайларда гына очарга туры килми аңа! Ләлә апа сөйли, ә минем күз алдына режиссер Леонид Быковның “В бой идут одни старики” фильмы күз алдына килә. Фильмда әлеге самолетта очучыларның күрсәткән батырлыклары ачык сурәтләнә.

Укытучылар

Ләлә ханым — Ижау кызы. Аның белән аралашканда, аның бик акыллы, белемле, итагатьле икәнен аңлыйсың. Гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган ханымның сүзләреннән күп гыйбрәт алырга була. Әти-әниләре Әгерҗе районы Тирсә, Мордывый авылларыннан булган. Әнисеннән ул алты яшьтә кала. Әтисе өйдә юк чакта әнисе яшь бала белән кар базына ит тозларга төшә. Шунда үпкәсенә салкын тиеп, мантый алмый, вафат була. Кечкенә сеңелесе белән ятим калалар алар. Әтисе бераз­дан өйләнеп, гаиләдә тагын ике малай дөньяга килә.

“Авырлык­лар онытыл­гандыр инде. Шуны гына беләм: тормыш авыр булды. Мәктәптә укыганда рус теле укытучысын, рус телен бик ярата идем. Биология укытучысы мәктәптә бик күп итеп чәчәкләр үстерә иде. Шул чәчәкләргә гашыйк булып йөри идем. Шуңадыр биология укытучысы һөнәрен сайладым.

Тормыш иптәшем Камали белән институтта укыганда таныштык. Ул читтән торып тарих факультетында белем ала иде. Сугышта утны-суны кичкән очучы егеткә мин шунда ук гашыйк булдым. Тормышларыбызны бәйләп җибәрдек. Завьялово районының Голь­ян поселогында рус мәктәбендә хезмәт куя башладык. Тормыш иптәшем анда егерме еллап завуч булды. Мин — биология, ул тарих, сызым, рәсем фәннәрен укытты.

Биредә кызыбыз, улыбыз туды. Иптәшемне балалар бик ярата иде. Ничектер кычкырмыйча гына балалар күңеленә үтеп керә белә иде. Улым Рәшит әтисе турында: “Әти класска килеп кергәч, балалар тып-тын кала, бераз шаулаша башласалар да, әти аларның башыннан указка белән яратып кына сыйпый иде”, — дип гел әйтә иде.

Камали бик тыныч, акыллы, тырыш, физик эшне ярата торган кеше иде. Соңрак без Тирсә авылына күчеп кайтып, андагы мәктәптә хезмәт куя башладык. Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир бирә башлагач, фатир алып, Ижауга күчеп килдек. Тирсәдә йортыбыз бар, балалар кайтып йөри. Мин генә, сәламәтлегем какшау сәбәпле, кайта алмыйм.

Тирсәнең гөрләп чәчәк аткан вакытларында яшәдек без анда. Балаларны бик ярата идем, аларның күңеленә ачкыч таба белә идем. Озынайтылган көн төркемендә эшләдем мин. Балалар бит төрле була. Араларында шаяннары да бар, кайберләрен төркемнән чыгарырга да туры килә иде. Әти-әниләре: “Кире алыгыз инде, урамда йөрмәсеннәр”, — дип ялыналар иде. Укытучы эше авыр. Ләкин эшемне яраттым. Эшеңне яратсаң гына, нәтиҗәләргә ирешеп була. Белем биргән укучыларым ерактан ук дәшәләр, хөрмәт итәләр, рәхмәтләрен белдерәләр. Шуннан да куанычлысы юк, шатланам. Без хезмәт куйганда укытучыга хөрмәт бар иде. Камали белән кулга-кул тотынышып эшләп, зур хөрмәт казандык. Балаларыбыз да, Аллага шөкер. Кызыбыз Тәзкирә — икътисадчы, Оренбург шәһәрендә яши, улыбыз Рәшит — инженер-тө­зүче. Иптәшемнең вафат булганына да шактый, аны сагынмаган көн юк…”

Очучы Камали

“Камали тумышы белән Иж-Бәйки авылыннан. Ишле гаиләдә туып-үсә ул. Яшьтән үк очучы булырга хыяллана. Сугыш башланганчы ук очучылар курсына укырга керә. Укып бетерүгә сугыш башлана. Аларны беренче көннән үк сугышка кертәләр. Тарихта зур эз калдырган “Ил-2” хәрби самолетына утырталар аны. Солдатлар арасында әлеге самолетны “очучы танк”, “кара үлем” дип йөртәләр. Немецлар исә аны, “тәмуг иттарт­кычы” диләр. Сугышның беренче көннәреннән алып Берлинга чаклы барып җиткән самолет ул.

Хәрби очучының гомере — кыл өстендә. Аның сулышына тикле исәпкә алынган. Очу юлын картада сызып, очу тизлеген, биеклеген исәплисең һәм, бомбаның төренә карап, аны ташлау ысулын да өйрәнәсең. Мәсәлән, бик куәтлесен самолет зур тизлек бе­лән туры өскә күтәрелгән чагында ташларга кирәк. Самолеттан аерылган бомба үзе, инерция буенча, берничә чакрым өскә таба менә әле. Менә шул мизгелдән файдаланып, очкычыңны куәтле бомба шартлыйсы районнан алып чыгып өлгерергә кирәк. Әйтерсең газраил очучы белән уйнап ала шушы мизгелдә: табаныңны ялтыратып өлгермәсәң, үзең китергән бомба шартлавы астында калып, харап булуың бар! Очучы һавада үзенең осталыгына гына таяна. Хәрби самолетларда кеше гомерен саклап калу төп максат итеп куелмый да. Очучы кешенең гомере, күп очракта, кыл өстендә була. Самолетка бомба тутырып чыгып китә идек, кире бомбаларны алып кайтырга кушмыйлар иде. Син ничек тә дошманны эзләп табып, ул бомбаны аларга каршы кулланырга тиеш. Ач торган чак күп булды. Бервакыт самолет урманга төшеп, ике көн урман эчендә ач килеш, туңып ятарга туры килде. Әгәр дә иптәшләрем тапмаса, туңып үлә идем. Яраландым, госпитальдә дәваланганнан соң, кабат сугышка кердем”, — дип сөйли иде мәрхүм”, — дип сөйләде Ләлә апа.

“Сәламәтлеге әйбәт иде, аның амбулатор картасы да булмады. Өйгә табиб чакырткач, ул: “Бабай, синең кан басымың космоска очарлык”, — дип әйтә иде. Югыйсә, сугышның ачы михнәтен күргән, яраланган кеше бит. Очучылар курсына да ул авылдан бер иптәш егете белән бара. Ләкин иптәшен, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, алмыйлар. Балалар аны нык хөрмәт итәләр, аның сугыш турында сөйләгәннәрен бирелеп тыңлыйлар иде.

Инде мин дә 90 яшьтә бит. Илдәге хәлләр белән кызыксынып торам. Холера, чума, туберкулез кебек бик күп авырулар күрдек. Ничектер ул авыруларны баса алдылар. Бу килгән афәтне — коронавирусны да җиңәргә насыйп булсын.

Хәзерге тормыш бик рәхәт бит. Яшьләргә матур тормыш итәргә язсын. Зарланмыйм: хөкүмәтебез бәйрәмнәрдә онытмый, килеп тә котлыйлар, открыткалар, күчтәнәчләр җибәрәләр, искә алалар. Безгә, олы кешегә хәзер бер җылы сүз җитә бит. Мине социаль хезмәткәр Рәфилә Төхвәтуллина тәрбияли. Аңа зур рәхмәтлемен, үз әнисе кебек күрә. “Яңарыш” газетасына да мине искә алганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Игелек­ле эшегездә уңышлар телим”, — диде ул саубуллашканда.

Очучы һавага күтәрелгәч, иксез-чиксез күктә очкычы белән икәүдән-икәү генә кала. Зәңгәр күк үзенең сихри матурлыгы белән ничек кенә тартып тормасын, ул бернәрсәгә дә таяныч була алмый. Биредә очучы үзенең осталыгы белән алдыра. Егет булырга тиеш ул! Кыю, уңган очучы күккә менеп хәрби бурычны да үти, исән-имин әйләнеп җиргә дә төшә. Очыш ничек кенә киеренке үтмәсен, очучы күңеле тагын иреккә, тагын югарыга омтыла. Заманалар да, ил дә үзгәрде хәзер. Очучы хезмәте элекке кебек зурланмый. Ләкин Бөек Ватан сугышы елларында, аннан соң да очучы һөнәре бик хөрмәтле була. Камали ага хыялына ирешкән. Һәм әле нинди хыял диген! Хәрби очкычларны иярләп, иксез-чиксез күккә күтәрелгән егет ул! Һәм инде һавадан төшеп, утны-суны кичеп, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Нинди генә хәрби бурычлар үтәргә, нинди генә фаҗигаләр күрергә мәҗбүр булса да, күңеле кырысланмыйча, ул да бәхетен, бүтән кешеләр кебек үк, җирдә тапкан…

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*