tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олимпиадада җиңүчеләрне котлыйбыз!
Олимпиадада җиңүчеләрне котлыйбыз!

Олимпиадада җиңүчеләрне котлыйбыз!

3 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр мәркәзебез Казанда Россия Федерациясе регионнары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара Олимпиада үткәрелде. Олимпиаданың төп максаты- балаларның татар теле һәм әдәбиятыннан белем дәрәҗәләрен тикшереп бәяләү; үз фикерләрен белдерү һәм дәлилли алу сәләтләрен ачыклау; татар телен һәм әдәбиятын тагын да тирәнрәк үзләштерүгә омтылыш тәрбияләү, халкыбызның мәдәниятен, тарихын өйрәнүдә укучылар күңелендә кызыксыну тудыру.Шушы бәйгедә 20 регионнан 105 укучы катнашты. Жюри составындагы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль университеты галимнәре өч көн дәвамында җиң сызганып эшләделәр.Чувашстаннан 9 нчы сыйныф укучылары арасында Комсомол районының Чичкан төп мәктәбе укучысы Лилия Галеева- татар әдәбиятыннан җиңүче, Батыр районының Профессор Ә.З.Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Динә Самарина- татар теленнән җиңүче. Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зарипова Айсылу –татар әдбиятыннан җиңүче. Комсомол урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Зәйдуллина, Шыгырдан №1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зифа Шәмсетдинова, 11нче сыйныф укучысы Люция Хисаметдинова- татар әдәбиятыннан призерлар.

Укучылар “ Регина” кунакханәсендә яшәделәр. Олимпиада Казанның 27 нче татар гимназиясендә уздырылды. Олимпиададан тыш укучылар һәм укытучылар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Шагыйрь, публицист, журналист Роберт Миңнуллин, язучы Галимҗан Гыйльман, Татарстанның атказанган артисты Миңгол Галиев һәм “ Казан утлары” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу күңелләрдә якты хатирәләр калдырды.
Укучылар арасында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган сәнгатьле шигырь уку конкурсы җыр белән үрелеп барды. Чувашстан командасы бу бәйгедә дә сынатмады.

Укучылар Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Туфан Миңнуллинның “ Төш” спектаклен яратып карадылар. Кичке Казанга экскурсия оештырылды.

Олимпиада ябу тантанасында җиңүче укучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Хадиуллин Илсур Гәрәй улы котлады. Җиңүче укучыларны хәзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Мактау грамоталары белән бүләкләде. Төбәкара Олимпиадада җиңүче укучылар 2018 нче елның апрель аенда Казанда уздырылачак VI нчы Халыкара Олимпиадада катнашачаклар. Укучыларга уңышлар телибез!

Рамилә Мәҗитова, Чувашстанның Комсомол районы Чичкан төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Чувашия командасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*