tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олимпиаданы татарлар башладылар
Олимпиаданы татарлар башладылар

Олимпиаданы татарлар башладылар

Төмән өлкәсендә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы үткән елда ук старт алган иде. Олимпиада сынауларын иң элек мәктәпләрдә үттеләр. Аннары район күләмендә ярыштылар. Ә инде 12, 13 январь көннәрендә өлкә олимпиадасы булды. Олимпиаданы ачу хокукы быел да татар теле һәм әдәбиятын яратучыларга бирелде. Коронавирус шартларында бу юлы бәйге урыннарда башкарылды. ZOOM системасы ярдәмендә видео аша күзәтелде.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча катнашучылар саны 110ар укучыга җитте. Татар теле һәм әдәбияты буенча жюри составында 5 кеше – фән докторлары, кандидатлары, Төмән дәүләт университеты һәм Тубыл педагоглары бар иде”, – дип хәбәр итте туган тел буенча жюри җитәкчесе профессор Хәнисә Алишина.

Гөлнур ВӘЛИЕВА
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*