tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш узачак

Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешманың совет әгъзалары бу вакыйганы, Самар өлкәсенең татар милли хәрәкәт активистлары катнашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтәргә булдылар. Чара 21 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак.

Юбилей чарасына әзерлекләр тулы көчкә бара. Өлкә “Туган тел” советы әгъзалары атна саен җыелышып, башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләшәләр. Шундый җыелышларның берсе кичә, 16 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында узды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров оештыру комитеты әгъзаларын юбилей чарасының проекты белән таныштырды. “Җыелыш секцияләргә бүленеп эшләүдән башланачак. Делегатлар мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанс секцияләрендә катнашып, бу өлкәләрдә булган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләшәчәкләр. Пленар утырышта секцияләр эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалачак, резолюция кабул ителәчәк”, — дип белдерде Ильяс Гомәр улы.

Җыелышның төп максаты – өлкәбездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен татар иҗтимагый оешмаларын, дин әһелләрен, эшмәкәрләрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләрен берләштерү.

Алия Арсланова, Самар шәһәре
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*