tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олуг юбилеегыз белән!
Олуг юбилеегыз белән!

Олуг юбилеегыз белән!

Мөхтәрәм, Минтимер Шәрип улы!

Без Оренбур шәhәре татарлары сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сез оста лидер, талантлы җитәкче буларак халкыбызның олы хөрмәтен яуладыгыз.

Дөнья буенча сибелгән татарларның киләчәге, иминлеге өчен күп көч салдыгыз.

Тарихи мирасыбызны саклауда, халыклар дуслыгын ныгытуда, татар милләтен дөньяга танытуда зур өлеш кертәсез.

Оренбур шәhәре татарлары сезнең җылы мөнәсәбәтне татар драма театры һәм милли авыл комплексындагы татар утары ачылганда тойды.

Оренбур җирендә Сезнең белән очрашу күңелләрдә онытылмаслык вакыйга булып саклана.

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Киләчәктә дә тынычлыкта, сәламәтлектә милләтебез өчен зур эшләр башкарырга насыйп булсын.

Җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын.

Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген тоеп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!

Оренбур шәhәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте “Туган Тел”

Хөрмәт белән,
Оренбур шәhәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте “Туган Тел”,
Оренбур өлкәсе Закон чыгару җыелышының депутат ярдәмчесе,
“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы,
Оренбур дәүләт Университеты доценты,
икътисади фәннәр кандидаты
Таһир Фәрит улы Шәрипов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*