tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Кариледә балалар Сабан туен бәйрәм итте
Олы Кариледә балалар Сабан туен бәйрәм итте

Олы Кариледә балалар Сабан туен бәйрәм итте

Татарстанның Кама Тамагы районы “Ак калфак” оешмасының Олы Кариле бүлекчәсендә “Балалар Сабантуе” үткәрелде.

Әлеге бәйрәм халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен белеп, күреп үссеннәр дигән максат белән үткәрелде. Халкыбызның Сабантуйда уйналган барлык уеннарын уйнадылар, көч сынаштылар.

Сабантуйга кадәр авыл буенча, һәр йортка кереп бүләк җыелды.

Кама Тамагы районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Гали кызы Аскарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*