tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы кеше – бөек кеше
Олы кеше – бөек кеше

Олы кеше – бөек кеше

21 апрель  көнне  Татарстан Республикасы  Актаныш муниципаль районы МБББУ “Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе”  базасында Актаныш районы җирлек башлыклары һәм ветераннар Советы җитәкчеләре белән берлектә яшь буынга әхләк тәрбиясе бирү темасына семинар-практикум узды.

Чараны Яңа Әлем җирлегендәге ветеран Советы җитәкчесе, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Усманова Тәхия Әтәм кызының 5 сыйныф укучыларына “Олы кеше – бөек кеше” дигән ачык әхлак дәресе үткәрде. 40 минут дәреснең үткәнен сизми дә калдык, шундый бай эчтәлекле, тетрәндергеч чын әхләк дәресе булды, хәттә күңел тулып күз яшьләре дә чыкты. Лаеклы ялда булуга карамастан Тахия апа 11 ел буена атнага бер мәктәпкә килеп әхлак дәресләре укыта, аның  тәҗрибәсенә өйрәнеп башка җирлекләрдә дә бу юнәләштә эшне киңәйтеп җибәрергз дигән уртак фикергә киленде.

Ак калфак» хатын-кызлар республика
иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсе
А.Р.Галимҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*