tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы йөрәкле хезмәт ияләре
Олы йөрәкле хезмәт ияләре

Олы йөрәкле хезмәт ияләре

Менә ике дистә ел инде 8 июнь социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Хәзерге заманда бу бик кирәкле профессия, социаль хезмәткәр ялгызак әби-бабайлар, инвалидлар өчен бар яктан да ашыгыч ярдәм булып тора. Ә соңгы айларда коронавирус пандемиясе сәбәпле үзизоляция игълан ителеп, яшьләре 65тән узганнарга өйдән чыгып йөрү тыелгач, бу хезмәтнең актуальлеге тагы да арта төште.
Районнарның социаль яклау бүлекләре тулаем социаль хезмәткәрләр сафына керә. Кызыл Октябрь районы социаль яклау бүлеге район үзәгендә урнашкан шәфкать йортын, Салгандагы балалар реабилитация үзәген, олы яшьтәгеләргә, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәген үз эченә алган, шулай ук күп балалы, авыр хәлле гаиләләр дә алар карамагында. Биредә дистә елдан артык инде директор булып Нелли ханым Садретдинова эшли. Бүлеккә төрле түләүләр, компенсацияләр, пособиеләр билгеләү буенча һәм бүтән сораулар белән бик күп кеше мөрәҗәгать итә. “Әлбәттә, бүгенге ситуациядә күбесе мөрәҗәгатьләр онлайн рәвештә, килеп йөрүчеләр дә байтак, шуңа да барлык саклык чаралары күрелә, бүлмәләр, коридорлар даими эшкәртелә. Президент указлары буенча төрле түләүләр тормышка ашырыла инде”, – ди Нелли Ибраровна.

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, без Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районының өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Эмиль МУРТАЗИНга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм шушы экспресс-әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Эмиль Әнәсович, районда ничә социаль хезмәткәр исәпләнә?
– Кирәксенүчеләргә район буенча 60 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә, һәрбересенең карамагында 4-8 кеше.

– Ә хәзер карантин шартларында эшләр ничек оештырыла?
– Эш күләме шулай ук калды, карантин диеп бит дарудан, азык-төлектән өзеп булмый. Әлбәттә, барлык саклану чаралары күрелә – һәр хезмәткәр маска, перчатка, антисептиклар куллана, контакт минимальләштерелгән. Ә инде кайберләренең өй эшләрен башкарырга кирәк икән, бу вакытка әби-бабайлар бүтән бүлмәдә тора. Йөри алмаучыларга бернигә карамый һәрвакыттагыча хезмәт күрсәтелә, шулай ук барча саклану чараларын кулланып.

– Эмиль Әнәсович, кайбер алдынгы хезмәткәрләрне билгеләп үтсәгез иде.
– Аерым алып кемне дә әйтә алмыйм, чөнки безнең хезмәт спецификалы. Картлар бит алар кайчак бераз көйсез дә була, шуңа да һәрбер хезмәткәр ниндидер дәрәҗәдә психолог та булырга тиеш. Зарланучылар юк, бу инде социаль хезмәткәрләрнең үз вазифаларын ничек башкаруларының төп күрсәткече булып тора. Форсаттан файдаланып, барча коллегаларны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә, үзенчәлекле эшебездә сабырлык, җаваплылык һәм уңышлар телим.

Без дә олы йөрәкле, шәфкатьле, сабыр булуны таләп иткән бу хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез һәр көн катлаулы тормыш хәленә юлыкканнарга ярдәм кулы сузасыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның тормыш-көнкүрешләрен беразга булса да җиңеләйтергә тырышасыз. Җәмәгать өчен бик мөһим булган хезмәтегез иң югары мактау сүзләренә лаек, саулыкларыгыз нык, тормышларыгыз тыныч, гомерләрегез озын, гаиләләрегез имин булсын.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*