tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өмет» белән «ТНВ» Яңа Тимерчәндә кунакта
«Өмет» белән «ТНВ» Яңа Тимерчәндә кунакта

«Өмет» белән «ТНВ» Яңа Тимерчәндә кунакта

Элеккеге Советлар илендә беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә татар телендә «Чишмә» телетапшырулары белән «Өмет» газетасы барлыкка килүенә быел 30 ел була. Шушы күркәм вакыйга уңаеннан без — милли массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, төбәгебезнең татар авылларында халык белән очрашулар үткәрергә ниятләдек. Телевизор караучылар hәм газета укучылар белән чираттагы очрашу урыны итеп Чынлы районының бай тарихлы Яңа Тимерчән авылын сайладык.

Заманында тынгысыз йөрәкле педагогик хезмәт ветераны Әсәдулла абый Сафин тырышлыгы аркасында булдырылган авыл музее белән танышканнан соң, безне мәктәптә балалар белән очрашу көтә иде. Зур Нагаткино урта мәктәбенең филиалы булып саналган әлеге мәгариф учагында нибары унике бала белем ала. Татар теле hәм әдәбияты атнасына ярты сәгать өйрәнелә. Дәресләрне бай тәҗрибәле педагог Зөлфия Абдрахман кызы Буркеева алып бара.

Мәктәптә милли татар рухы хөкем сөрүе аеруча сөендерде. Балаларда милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләргә тырышабыз hәм шул миллилеккә таянып мәктәбебезне ябып куюдан әлегә саклап киләбез, ди директор Наил Мударисов. Укучыларда милли хисләр hәм ана теленә карата мәхәббәт көчле булуы сизелә. Алар журналистлар алдына басып татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр hәм викторина сорауларына төпле җаваплар да бирделәр.

«Өмет» hәм «ТНВ» хәбәрчеләре белән очрашуга авыл клубының тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Чынлы районы хакимият башлыгы Геннадий Мулянов сәламләде. Ул ана телен hәм татар мәдәниятен саклап калып үстерүдә милли мәгълүмат чараларының, аерым алганда, «Өмет» газетасының ролен югары бәяләде hәм тимерчәнлеләрне бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде.

Татар автономиясенең Чынлы бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Идиатуллов киләчәктә район татарлары тормышын газета битләрендә мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә киңәш итте. Чынлы төбәге татарларының лидеры Яңа Тимерчән авылының хөрмәтле кешеләренә 2020 елның беренче яртыеллыгына «Өмет»кә подписка бүләк итте.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының Ульяновск корпункты җитәкчесе Рамис Сафин  төбәгебез татарлары тормышы, мохтарият hәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Без – журналистлар, өлкәдәге барлык татар авылларына да барып җитә алмыйбыз, шуңа күрә үзегездә оештырылган чаралар турында редакциягә хәбәр итеп торсагыз иде, диде ул.

Автономия рәисе киләсе елда Яңа Тимерчән авылында Сабантуй бәйрәмен зурлап үткәрүдә район хакимияте башлыгыннан булышлык күрсәтүен сорады. Ә «Өмет»нең баш редакторы Исхак Хәлимов туксанынчы елларда газета укучыларны эчтәлекле язмалары белән шатландырып торган Сания Алиеваны hәм Әсәдулла Сафинны рәхмәт сүзләре белән искә алды. Соңгы елларда хөрмәтле ветеран Әмирҗан Хайруллов hәм галим Фаил Мударисов безнең белән актив хезмәттәшлек итәләр, диде ул. Баш редактор район татар автономиясе рәисе Тәлгать Идиатулловны, авыл клубының cәнгать җитәкчесе Наилә Хайруллованы hәм Яңа Тимерчән почтасы башлыгы Гүзәлия Латыйпованы Рәхмәт хатлары hәм истәлекле бүләкләре белән шатландырды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, өлкә татар автономиясенең язучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов үзенең шаян шигырьләре белән милләттәшләребезнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Ә «Өмет»нең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова төрле буын вәкилләрен газетага язылырга hәм шулай ук редакциянең интернет челтәрендәге рәсми сайтында, «Одноклассники»дагы «Газета Эмет» группасында урнаштырылган хәбәрләр белән танышып барырга чакырды. Ульяновск төбәге татар-мөселманнары тормышына бәйле барлык хәбәрләр дә иң элек шунда урын ала, диде ул.

Yзешчән сәнгать осталары Румия Рахимова, Наилә Хайруллова, Фәния Галиева hәм Илдар Хайруллин истәлекле очрашуны моңлы вә дәртле җырлары белән бизәделәр. Моңга сусаган тимерчәнлеләр аларны көчле алкышларга күмде.

Исхак Хәлимов

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*