tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскидагы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мохтарият рәисе Тамир Алимбаевтан бүләк алды
Омскидагы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мохтарият рәисе Тамир Алимбаевтан бүләк алды

Омскидагы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мохтарият рәисе Тамир Алимбаевтан бүләк алды

Омскида татар мохтарияте каршында эшләүче “Ак Калфак” оешмасы хатын-кызлары мохтарият рәисе Тамир Алимбаевтан бүләк алды.  Бу- ‘Bernette” тегү машинасы. “Ак калфак”  ханымнары 23мартта, өлкә күләмендә үткәреләчәк “Нәүрүз” бәйрәменә әзерләнә:  калфак, күлмәкләрен милли арнаментлар белән бизиләр.

Омски өлкәсендә Нәүрүз бәйрәме өлкә күләмендә өч елга бер мәртәбә бәйрәм ителә. Сәбәбе, рәсмиләр мәгълүматларга караганда, финанс кытлыгы. Бәйрәмнең оештыручылары – төрки оешмалар белән бергә Өлкә мәдәният министрлыгы каршында эшләүче Дуслык йорты.

Бәйрәм зур күләмдә, өлкәнең төрле районнарында оештырыла. 2016 елдан соң,  быел 23 нче март көнне “Нәүрүз” өлкә күләмендә Москаленко районында үтәчәк. Казакъ, кыргыз, үзбәк һәм башка төрки оешмалары иганәчеләр ярдәмендә “Нәүрүз”не ел саен оештыралар. Татар оешмалары концерт программасында һәм төрле уеннарда катнашалар.

Розалия Сайганова,
Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*