tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсе Каракүл авылында сугышта ятып калган якташлары истәлегенә обелиск ачтылар
Омск өлкәсе Каракүл авылында сугышта ятып калган якташлары истәлегенә обелиск ачтылар

Омск өлкәсе Каракүл авылында сугышта ятып калган якташлары истәлегенә обелиск ачтылар

Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлары истәлегенә обелиск урнаштырдылар. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Хәзер Каракүл авылында яшәүчеләрнең сугышта Ватан азатлыгы хакына үз гомерләрен биргән якташларын искә алу һәм чәчәкләр китерү өчен махсус урыннары булды. Яу кырында ятып калган сугышчыларның исемнәре мемориаль тактага уеп язылган.

Обелиск Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Л.М.Мөхәммәтшина һәм авыл халкы катнашында урнаштырылган.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*