tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә “Печән базары” фестивале була
Омск өлкәсендә “Печән базары” фестивале була

Омск өлкәсендә “Печән базары” фестивале була

Казанда ел саен үткәрелә торган “Печән базары” фестивале быел Омск өлкәсендә дә уздырылачак. “Заман” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Чулпан Фәтхетдинова хәбәр итүенчә, заманча татар мәдәни фестивале 26 августта Халыклар дуслыгы скверында үткәреләчәк.

Фестивальдә осталар калфаклар, бизәнү әйберләре, сувенирлар ясарга өйрәтәчәк. Кунакларга җыр-биюләр, татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы лекцияләр, рәссамнар остаханәсе, балалар мәйданчыгы, әлбәттә инде, татар милли ризыкларын әзерләү буенча остаханәләр тәкъдим ителер дип планлаштырыла.

Чараның төп вакыйгасы – мода күрсәтү һәм Себернең иң зур чәкчәген пешерү булачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*