tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәр көнендә татар автономиясе курайга кушылып җырлар башкарачак
Омск шәһәр көнендә татар автономиясе курайга кушылып җырлар башкарачак

Омск шәһәр көнендә татар автономиясе курайга кушылып җырлар башкарачак

3 август көнне Омскида шәһәр көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм чараларында җирле татарлар курайга кушылып җырлачак, милли ризыклар әзерләячәк. Бу хакта Омск татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Бәйрәм чарасы ВЛКСМның 30 еллыгы паркында узачак. Анда шәһәрнең өч дистәләп милли-мәдәни бәрләшмәләре катнашуы көтелә.
Моннан тыш паркта ярышлар, урамда кино бәйрәме, утлы шоу булачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Один комментарий

  1. Фәүзия Бәйрәмова

    Шулай, Омскида татарлар шәһәр көнендә курайга кушылып җырлый, ә урыслар шул көнне анда “Взятие Сибири” дигән фестиваль уздыра! Әле Тарада башкисәр Ермакка һәйкәл куярга җыеналар икән, бу турыда үз газеталары сөенеп яза. Нигә татарлар һаман җырлап кына йөри соң, нигә үз милли хокукларын, тарихыбызны якламыйлар?!

Фикер калдырырга Фәүзия Бәйрәмова Отмена

Обязательные поля отмечены *

*