tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре узачак
Омск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре узачак

Омск шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре узачак

2018 елның 15 гыйнварында Омск шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре оештыру комитетының чираттагы очрашуы узды. Бу чара 23-25 март көннәрендә Омскида беренче тапкыр узачак.

Татар мәдәнияте көннәре проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты грантын кулланып тормышка ашырыла.

Татар мәдәнияте көннәре программасы чаралар циклын уздыруны күздә тота һәм 3 көнгә исәпләнгән:

– уку-оештыру көне, 23 мартта Конгресс-Холлда (Экспоүзәк), Омск шәһәре: яшьләр һәм мәдәни үзәкләр җитәкчеләре өчен уку курслары, түгәрәк өстәлләр, очрашулар һәм диспутлар;

– күргәзмә-бәйге көне, 24 мартта Конгресс-Холлда (Экспоүзәк), Омск шәһәре: тематик күргәзмәләр, традицион милли кәсепләр ярминкәсе, кино күрсәтү, милли уеннар, балалар мәйданнары, “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре;

– йомгаклау көне, 25 мартта А.М. Малунцев исемендәге сарайда, Омск шәһәре: “Чәк-чәк PARTY” акциясе, бүләкләү, Татарстаннан популяр төркем катнашында Гала-концерт.

Очрашуда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында планлаштырылган чаралар турында фикерләштеләр, җаваплы кешеләрне, чаралар форматын һәм аларның дәвамлылыгын билгеләделәр.

http://tatarstan-omsk.ru материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*