tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск татарлары бөек шәхесләребезне хөрмәтли
Омск татарлары бөек шәхесләребезне хөрмәтли

Омск татарлары бөек шәхесләребезне хөрмәтли

Омск шәһәрендәге  татар милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Ак Калфак” оешмасы бүген бөек шәхесләребезне хөрмәтләде. Алар шагыйрь, язучы, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Фатих Кәримгә һәм күптән түгел бакыйлыкка күчкән халкыбызның танылган җырчысы Илһам Шакировның якты истәлегенә багышлап әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Искә алу чарасына өлкән буын милләттәшләребез, яшьләр дә килгән. Кичәдә бөек шәхесләребезнең тормыш юллары, иҗаты турында сөйләделәр, алар белән бәйле хатирәләр искә төшерелде. Фатих Кәримнең шигырьләре яңгырый. Катнашучылар  Илһам Шакиров репертуарыннан үзләре яраткан җырларны башкардылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*