tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск татарлары: Уртак эшләр нәтиҗәлерәк
Омск татарлары: Уртак эшләр нәтиҗәлерәк

Омск татарлары: Уртак эшләр нәтиҗәлерәк

Омскида ике иҗтимагый оешма – шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш” өлкә татар мәдәнияте үзәге активлары бергә җыелды. Көн кадагында берничә сорау – 9 мартта булачак еллык җыелыш, “Умырзая” ансамбленең апрель аенда үтәчәк юбилеена әзерлек.

Тамир Алимбаев җитәкләгән әлеге ике оешма да шактый зур эшләр алып бара.”Иртеш” мәдәният үзәге, асылда, концертлар белән чыгышлар ясау буенча эшләсә, шәһәр мохтарияте каршындагы  “Ак Калфак” оешмасы балалар белән эш алып бара, яшьләрне халкыбызның танылган шәхесләре белән таныштыру максатында, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә, аерым язучыларның, шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыра.

Кул эшләренә өйрәтүче остаханә дә даими эшләп килә. Хәзер 8нче март бәйрәмен үткәрергә әзерләнәләр. Беренче мәртәбә бәйрәм уңаеннан оештырылачак кичәне балалар белән бергә үткәрергә ниятлиләр. Балалар анда җыр, бию буенча осталыкларын, туган телне белү дәрәҗәсен күрсәтәчәк.

Розалия Сайганова 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*