tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида татар гаиләләре ярышты
Омскида татар гаиләләре ярышты

Омскида татар гаиләләре ярышты

Омскиның «Енисей» корпорациясе президенты Тамир Алимбаев җитәкчелегендә эшләүче шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте Татарстан Республикасы Хөкүмәте игълан иткән грантлар бәйгесендә икенче мәртәбә катнашты һәм икенче мәртәбә уңышка иреште.

Грант проектының авторы узган елдагы кебек быел да «Енисей» корпорациясе президенты ярдәмчесе Динә Әсәдуллина булды. Динә ханымның быелгы «Гаиләм минем, хазинәм минем» проекты да уңышка иреште –Татарстан грантына лаек дип табылды. Проект программасын гамәлгә ашыруда Динә ханымга мохтариятнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы ярдәмен күрсәтте.

Динә Әсәдуллинаның узган елда уңышка ирешеп гамәлгә ашырылган грант проектларын да искә алып узу урынлы булыр – 2016 елгы гранты программасы буенча, «Татар гаиләсе» конкурсыннан башка, «Умырзая» татар – башкорт фольклор халык ансамбленә һәм «Өмет» үрнәк студиясенә яңа костюмнар тектерелде. «Умырзая» ансамбле узган ел «Татар гаиләсе» быел, «Гаиләм минем, хазинәм минем» конкурсларының йомгаклау этапларында шушы яңа костюмнарда чыгыш ясады. Костюмнар тектерүдә, гомумән, грантлар проектларын тормышка ашыруда Омск шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаевның да финанс ярдәме булды.

Быелгы грант программасы кысаларында эш февраль аенда башланды, ди Динә ханым. Ул Омскидан һәм өлкәнең дүрт районыннан, җәмъгысе  биш гаиләне җәлеп итеп гаиләләрнең һәр биремне дөрес һәм төгәл башкаруларына ирешкән. «Гаиләм минем – хәзинәм минем» дип исемләнгән әләге грант проектының 30 сентябрьдә уздырылган  йомгаклау чарасында бу исбатланды да. Гаиләләрнең чыгышлары кызыклы, мавыктыргыч, күркәм булды.

Өлкә үзәгендә һәм районнарында проект кысаларында үткәрелгән конкурсларда җиңеп чыккан гаиләләр Омскиның «Современник» мәдәният йортында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Усть-Ишемнән Сабарметовлар, Тевриздан Аллагуловлар, Большеречьедан Нәүрүзовлар, Омски районыннан Гизатуллиннар-Лебедевлар-Валиулиннар, Омскидан Гафаровлар-Андриановлар гаиләләре татар телен, мәдәниятен, үзләренең нәсел-нәсебен белүдә, милли ризыклар әзерләүдә ярыштылар. Нәтиҗәдә Тевриз районыннан килгән Аллагуловлар гаиләсе беренче урынны яулады. Икенче урынга Большеречье районыннан Нәүрүзовлар лаек булды. Өченче урынны мохтарият оештырган бәйгеләрнең даими хөкемдары, Омски өлкәсе мәдәният һәм сәнгать коллияте концертмейстры Әлфия Дистанова рәислегендә эшләгән мәртәбәле жюри өлкә үзәген тәкъдим итүче Гафаровлар-Андриановлар гаиләсенә бирде.

Шунысы күркәм булды – катнашучыларның һәммәсе дә милли киемнәрдә сәхнәгә чыкты. Беренче урынны яулаучыларга быел да Тукай иҗаты ярдәмгә килде – узган ел “Кәҗә белән сарык әкияте” булса, быел “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре. Аллагуловлар гаиләсе Тукайның бу шигырен сәхнәләштергәннәр иде. 5 яшьлек Илназ ның матур итеп татарча сөйләве, бик килештереп малайны уйнавы тамашачыларның күңеленә үтә хуш килде.

Омски районын тәкъдим итүче Гизатуллиннары-Лебедевлар гаиләсе «Аш остасы», ә Усть-Ишем районыннан килгән Сабарметовлар гаиләсе “Шәжәрә” номинацияләрендә җиңүчеләр булып танылды.

Оештыручылар җиңүчеләрне дә, номинантларны да дипломнар, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр, микроволновка, тузан суырткыч, мультиварка, кухня комбайны кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Һәрбер халыкның буыннан-буынга тапшырыла, саклана һәм баетыла торган үз милли гореф-гадәтләре бар. Киләчәк буынның үз халкының тугры балалары һәм тәрбияле кешеләр булып үсүе бары тик гаиләдән тора! Әлеге бәйгедә катнашкан татар гаиләләре бу сыйфатларны күрсәтә алдылар. Афәрин, дип әйтәсе килә үзләренә!

Проектның төп максаты да – татар телен саклап калу, татар милли мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру, ата-бабаларның тарихи истәлеген барлау, гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен үз эченә алган милли гореф-гадәтләрне, йолаларны таныту, башка халыкларның мәдәнияте һәм традицияләренә ихтирам тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

Конкурсантлар да, тамашачылар да оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр, татар халкы өчен мондый бәйге-ярышлар кирәк, һәм алар зур әһәмияткә ия, дигән фикерләр әйттеләр. «Гаиләм минем-хәзинәм минем» бәйгесе татар теленең һәм татар мәдәниятенең гаять зур бәйрәме булды, дип ассызыклады жюри рәисе Әлфия Наил кызы Дистанова. Барлык катнашучылар, оештыручылар һәм тамашачылар татар милләте вәкилләре булулары белән горурлык хисләре тойдылар, дисәк, һич тә ялгыш булмас!

Динә ханым Әсәдулинага шәхсән, изге эш башкарасыз, киләчәктә дә булсын иде мондый чаралар, дип, чиксез рәхмәтләрен белдерүчеләр күп булды.

Розалия Сайганова, Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*