tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә
Омскида «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә

Омскида «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә

Бүгенге көндә телебезгә карата карашның үзгәрүе безне, Омск өлкә татарларын, бик тә борчый. Туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү бик мөһим. Шулай да татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ кимеми. Әйтик, Омск шәһәрендә “Туган тел” мәктәбе инде икенче ел дәвамында нәтиҗәле генә эшләп килә. Ул Татар милли мәдәният үзәге “Иртеш” директоры Наил Мәчрүр улы Марятов җитәкчелегендә гамәлгә куелды.

Бу- түләүсез мәктәп. Беренче көннәрдән үк әлеге мәктәпкә теркәү ирекле рәвештә алып барылды. Бу эшнең башлангыч этабын тәэмин итүдә мәктәп җитәкчесе Әхмәдиева Зөлфия Сәгыйтъ кыз белән татар теле укытучысы Баратова Роза Чигангир кызы күп көч куйдылар. Бүгенге көндә татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны артканнан артып бара. Төрки, гарәп теле белән кызыкчынучылар шактый күп булганлыктан, быелгы уку елы программасына гарәп теле дә кертелде. Татар теле дәресләрен тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучы, Назырова Асия Җәмил кызы, укыта. Дәресләрдә төрле кызыклы алымнар, эш төрләре кулланыла: сөйләм, язу, татар халык иҗаты, татар халык җырлары һәм такмаклары. Укулар барышында укучылар татар дөньясы, татар шәхесләре, татар әдәбияте турында да мәгълүмәт алалар. Гарәп телен “Хәер-Ихсан” мәчетенең Халид хәзрәт Шарыпов укыта. Ул дәресләрдә гарәп телен өйрәнү белән беррәттән, Коръәннең мөселманнар тормышында тоткан урыны, кайбер сүрәләренең, аятьләренең тәрҗемәсе белән дә таныштыра.

Мәктәпкә татар һәм гарәп телен төрле дәрәҗәдә белгән кешеләр йөри: татарча сөйләшә дә, яза да белмәгәннәр, татар телен белә, әммә грамматика белми, яза белми. Шулай итеп, үз теләкләре белән килгән төрле яшьтәге кешеләрне татар теленә өйрәтәбез, алар бик актив һәм позитив кешеләр. Мәктәптә эшләү безгә бик ошый, чөнки алар белән аралашып, чәйләр эчеп уңай энергия алабыз.

Төрле-төрле вакыйгалар булса да, мәктәпләрдә татар теле укытылу кимесә дә, минемчә, татар теленә өйрәнүгә ихтыяҗ кимемәс.

Зөлфия Әхмәдиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*