tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида яшәүче милләттәшләребез Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде
Омскида яшәүче милләттәшләребез Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде

Омскида яшәүче милләттәшләребез Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде

Муса Җәлил һәм Заһид Хабибуллин 1939 елда иҗат иткән “Сагыну” җыры белән Омскиның “Ак калфак” оешмасы үткәргән кичә башланып китте. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлеше Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан каһарман шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә багышланды. Алып баручылар патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, фаҗигале язмышы турында сөйләделәр. “Моабит дәфтәре”ннән “Җырларым”, “Вәхшәт” кебек һәм башка шигырьләре укылды, “Комсомоллар”, “Кыз җыры” шигырьләрен, балалар өчен язылганнарын сөйләүчеләр күп булды. Оештыручылардан башка, чакырылган кунаклар арасыннан шигырьләрен яттан сөйләүчеләр дә, китаптан карап укучылар да шактый булды. Катнашучылар асылда урта яшьләрдәге һәм өлкәннәр иде.

Сүз уңаеннан – Омски өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Шагыйрьнең һәйкәл-бюсты Большеречье районының Үләнкүл авылында урнаштырылган. Үләнкүл авылы мәктәбе дә Муса Җәлил исемен йөртә. Кичәнең икенче өлеше хатын-кызлар хөрмәтенә оештырылган иде. Шәһәр татар мохтарияте рәисе урынбасары Марат Катыров кичәгә килгән хатын-кызларны мохтариятнең рәисе Тамир Алимбаев исеменнән 8 март бәйрәме белән тәбрикләде, һәммәсенә чәчәкләр өләшеп чыкты. Ветеран-активистлар Самат Хәйруллин һәм Фоат Хәлимов гармун моңнарын һәм җырларын бүләк иттеләр. Ханымнарны тәбрикләп, “Ләйсән”, “Туган як” вокал коллективлары, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова һәм башкалар чыгыш ясадылар. Алып баручылар быел алда торган мөһим вакыйгалар – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстаныбызның 100 еллыгы һәм октябрь аенда булачак халык санын алу чарасы турында кыскача мәгълүматләр бирделәр.

Розалия Сайганова

Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*