tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскидагы “Алмаз” студиясенә халык исеме бирелде
Омскидагы “Алмаз” студиясенә халык исеме бирелде

Омскидагы “Алмаз” студиясенә халык исеме бирелде

3 мартта чыгарылган Омски өлкәсенең Мәдәният министрлыгы карары нигезендә “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы “Алмаз” балалар иҗаты студиясен “халык” исеме бирелде.

“Алмаз” җыр һәм бию ансамбле – 2009 елда төзелгән. Яшь булуына карамастан Омскида үткәрелүче төрле чараларда һәрдаим катнашып тора.

Бию группасы 2011 елда “Себер йолдызы” татар мәдәнияте төбәк фестивале җиңүчесе булды. Гөлшат Нуриева “Татар моңы” халыкара телевизион фестивале финалына чыкты, Фәрит Бәширов III дәрәҗә лауреат исемен яулады.  Шул ук 2011 елда ансамбль хореографик коллективларның өлкә фестиваль-конкурсында өченче урынга чыкты.

“Алмаз” Омски өлкәсе мәдәният министрлыгы, шәһәре хакимияте, җирле халыклар дуслыгы йорты Рәхмәт хатлары берничә мәртәбә бүләкләнгән.

Студия белгечләре өлкәдәге башка иҗади коллективларга методик ярдәм күрсәтеп торалар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*