tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның “Ак калфак” оешмасы ханымнары балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрде
Омскиның “Ак калфак” оешмасы ханымнары балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрде

Омскиның “Ак калфак” оешмасы ханымнары балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрде

Балалар белән эшләү Омски шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлегенең бер юнәлеше. Балалар өчен төрле бәйрәмнәр, татар ризыгы әзерләү буенча остаханәләр үткәрү, балаларны татар мәдәниятенә җәлеп итүдә башка гамәлләр оештыру өстендә эшләүне хәзер мохтариятнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары башкара.

Һәр елны балалар өчен Яңа ел алдыннан оештырыла торган Чыршы бәйрәмен узган елдагы кебек, быел да “Ак калфак” оешмасы ханымнары үткәрде. Бәйрәмдә 50дән артык бала күңел ачты, Кыш бабайны, Кар кызын каршыладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бәйрәмгә килгән һәр балага татлы бүләкләр тапшырды, җыр, шигырь белән үзләрен күрсәткәннәрне дә төрле сувенирлар белән сөендерде.

“Ак калфак” оешмасы ханымнары уеннар, Яңа ел җырлары әзерләгән иде. Чара иганәчеләр ярдәмендә үткәрелде. Иганәчеләр мохтарият рәисе урынбасары Марат Катыров тырышлыгы белән табылды.

Шәхсән, минем күнелдә бер төер калды – бәйрәм тулысынча Рус телендә барды, татарча сөйләүче бер генә бала булмады. Кыш бабай белән Кар кызы да русча гына сөйләүне өстен күрделәр. Бары тик һәрдаим төрле чараларда актив катнашып килүче Риана һәм “Туган як” төркеме җырчысы Нәзәкать Мелькованың оныгы Эльвира башкаруында яңгыраган татар җырлары күңел юаткычы булды.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*