tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның “Ак калфак” оешмасы татар оешмалары ветераннары белән очрашу үткәрде
Омскиның “Ак калфак” оешмасы татар оешмалары ветераннары белән очрашу үткәрде

Омскиның “Ак калфак” оешмасы татар оешмалары ветераннары белән очрашу үткәрде

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары татар оешмаларнының ветераннары белән очрашу үткәрде.

Шәһәрдә 30 елга якын эшләүче “Умырзая” халык ансамбленә нигез салучы буларак билгеле булган Ләлә Измаил кызы Алимова татар хәрәкәтендә беренче адымнарның ничек эшләнүе турында кызыклы итеп сөйләде. Икенче ветеран Разыя Кәримулла кызы Мәзитова, шул башланган эшнең бүгенге көндә уңышлы дәвам иттерелүе сөйләде.

Очрашу 4 сәгатькә якын дәвам итте. “Ак калфак ” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова, мондый чараларны киләчәктә дә оештырырга кирәк дигән фикер белдерде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте . Ханымнар, 2019 елда да “Ак калфак “ның эшчәнлеге уңышлы барсын, балалар белән күберәк эш алып барырга, дигән фикерләр белән, таралыштылар.

 

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*